Зәкәрия 3 - Изге ЯзмаЗәкәриягә иңгән дүртенче күренеш: баш рухани Ешуаның киеме 1 Аннары ул миңа Раббы фәрештәсе каршындагы баш рухани Ешуаны һәм, аны гаепләр өчен, аның уң ягында басып торган шайтанны күрсәтте. 2 Раббы шайтанга әйтте: «Раббы гаепләүдән туктатыр сине, шайтан! Әйе, Иерусалимне сайлаган Раббы туктатыр сине! Бу ир ут-ялкын эченнән тартып алынган кисәү сыман булган бит!» 3 Фәрештә алдындагы Ешуа пычрак киемнәрдән иде. 4 Әлеге фәрештә үз каршында басып торганнарга: «Өстендәге пычрак киемнәрен салдырып алыгыз», – диде. Ешуага исә: «Күрәсеңме: Мин синең гаебеңне алып ташладым, хәзер сиңа бәйрәм киемнәре кидерәм», – диде. 5 Мин: «Чиста баш киеме бирегез аңа», – дидем. Аңа чиста баш киеме һәм яңа өс киеме кидерделәр. Раббы фәрештәсе исә янәшәдә басып торды. 6 Раббы фәрештәсе, Ешуага үгет-нәсыйхәт биреп, болай диде: 7 «Күкләр Хуҗасы Раббы: „Әгәр син, Минем юллардан йөреп, кагыйдәләремне үтәсәң, Минем йортым белән идарә итәрсең, Минем ишегалларымны күзәтерсең, – ди. – Шул чагында, биредә торганнар Миңа мөрәҗәгать иткән кебек, син дә Миңа мөрәҗәгать итә алырсың. 8 Тыңлагыз, әй баш рухани Ешуа һәм каршыңда утырган фикердәшләрең, сез – булачак вакыйгаларның шаһитларыдыр: Мин Үземнең колымны – Үсентемне алып киләм. 9 Менә, Ешуа алдына Мин җиде күзле таш куям, аны чокып, язу язам һәм бу җирнең бөтен гөнаһын бер көндә юкка чыгарам, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. 10 – Шул көнне сез бер-берегезне үзегезнең йөзем вә инҗир агачы төбендә ял итәргә чакырырсыз“, – дип белдерә Күкләр Хуҗасы Раббы». |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia