Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Зәкәрия 14 - Изге Язма


Раббының хакимлек итүе

1 Менә, Раббы көне якынлаша; ул көнне сездән талап алган байлыкны күз алдыгызда бүлешерләр.

2 Раббы барча халыкларны Иерусалимгә каршы сугышка туплар – шәһәр алыныр, йортлар таланыр, хатыннар мәсхәрә ителер, шәһәр халкының яртысы сөрген китәр, әмма икенче яртысы шәһәрдә калыр.

3 Шуннан Раббы, яу көнендәге көрәшче сыман, бу халыкларга каршы сугыш ачар.

4 Ул көнне Раббы Иерусалимнән көнчыгыштагы Зәйтүн тавына аяк басар; һәм Зәйтүн тавы көнчыгыштан көнбатышка урталай ярылып, анда зур үзән барлыкка килер, тауның бер ягы – төньякта, икенче ягы көньякта калыр.

5 Һәм сез Раббы тауларының үзәне буйлап йөгерерсез, чөнки таулар арасындагы үзән Әселгә кадәр җитәр; сез Яһүдә патшасы Уззия заманында җир тетрәүдән качкан ата-бабаларыгыз кебек йөгерерсез. Шул чагында минем Раббы Аллам һәм Аның белән бергә бөтен изге фәрештәләр килер.

6 Ул көнне яктылык та, салкынлык та булмас.

7 Бу үзенчәлекле көн булыр, аның кайчан киләсен Раббы гына белер: әллә көн, әллә төн шунда, хәтта кичен дә яп-якты булыр.

8 Ул көнне Иерусалимнән тереклек сулары агып чыгар: агымның яртысы – көнчыгыш диңгезгә, икенче яртысы көнбатыш диңгезгә таба агар; җәен дә, кышын да шулай дәвам итәр.

9 Раббы бөтен җирнең патшасы булыр; ул көнне кешеләр бары Раббыга гына табыныр, Аның исеме бердәнбер исем булып калыр.

10 Иерусалимнән төньякта урнашкан Гебадан алып Иерусалимнән көньяктагы Риммунга кадәр җәелгән бөтен җирләр Үрдүн тигезлеге кебек иңкү булыр. Иерусалим исә Беньямин капкасыннан алып почмак капкага (беренче капкага) һәм Хананел манарасыннан алып патшаның йөзем изгеченә кадәр, манара сыман күкләргә ашып, үз урынында торыр.

11 Анда кешеләр көн күрер, аны бүтән җимермәсләр, һәм Иерусалим хәвеф-хәтәрсез яшәр.

12 Иерусалимгә каршы сугышкан халыкларны Раббы үләт зәхмәте белән җәзалар: үз аягында басып торган кешеләрнең тәне корыр, күз чокырларында – күзләре, авызларында телләре черер.

13 Ул көнне аларның Раббыдан котлары алыныр, берсе икенчесенең кулына ябышыр, бер-берсенә ташланыр.

14 Хәтта Яһүдә халкы да Иерусалимдәге сугышка кушылыр, һәм күршедәге илләрнең бар байлыгы – бихисап күп алтыны, көмеше вә кием-салымы шәһәр халкының кулына төшәр.

15 Ат, качыр, дөя, ишәк вә башка терлекне дә шул ук үләт зәхмәте аяктан егар.

16 Иерусалимгә каршы сугышкан халыкларның исән калганнары елның-елында Патшага – Күкләр Хуҗасы Раббыга баш ияр өчен, Чатырлар бәйрәменә килер.

17 Җирдәге халыкларның берәрсе, Патшага – Күкләр Хуҗасы Раббыга сәҗдә кылыр өчен, Иерусалимгә килмәсә, аларның илендә яңгыр яумас.

18 Әгәр мисырлылар бирегә килер өчен юлга чыкмаса, Раббы, Чатырлар бәйрәменә килмәгән халыкларны җәзалаган сыман, аларны да үләт зәхмәтенә дучар итәр.

19 Чатырлар бәйрәменә килмәгән очракта, Мисыр вә барлык халыклар әнә шундый җәзага тартылыр.

20 Ул заманда ат дирбиясендәге кыңгырауларга «Раббыга багышланган» дип язылыр, һәм Раббы йортындагы казаннар мәзбәх алдындагы касәләр кебек изге булыр.

21 Иерусалимдәге вә Яһүдәдәге барлык казаннар Күкләр Хуҗасы Раббыга багышланыр, һәм корбан китерүчеләр аларда ит пешерер. Ул көнне Күкләр Хуҗасы Раббы йортында бер генә сәүдәгәр дә булмас.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan