Зәкәрия 13 - Изге ЯзмаПотларга табынуны гамәлдән чыгару 1 Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип белдерә: – Ул көнне Давыт йортын һәм Иерусалимдә яшәүчеләрне гөнаһ вә нәҗестән чистартыр өчен, чишмә бәреп чыгачак. 2 Ул көнне потларның исемнәрен бу җирдән юк итәчәкмен, инде аларны бүтән искә алмаячаклар; ялган пәйгамбәрләрне вә әшәке рухны да җир өстеннән юкка чыгарачакмын. 3 Шул вакытта кем дә булса яңадан пәйгамбәрлек итә башласа, тудырган ата-анасы аңа: «Син яшәргә тиеш түгелсең, чөнки син, Раббы исемен телгә алып, ялган сөйлисең», – дип, пәйгамбәрлек иткән чагында аны чәнчеп үтерәчәк. 4 Ул көнне ялган пәйгамбәрләр үзләре игълан иткән ялган сүзләрдән оялырлар; аларның берсе дә инде пәйгамбәрләрнең кыл япанчасын кимәс, берсе дә алдамас. 5 Аларның һәркайсы: «Мин пәйгамбәр түгел, мин игенче, яшь чагымнан ук язмышым җир белән бәйләнгән», – дияр. 6 Әгәр дә инде берәрсе аңардан: «Түшеңдә нинди җөйләр ул?» – дип сораса, ул: «Дусларым йортында җәрәхәтләнгән идем», – дип җавап бирер. 7 «И кылыч, якын күргән көтүчем өстенә күтәрел! – дип белдерә Күкләр Хуҗасы Раббы. – Көтүчене үтер, һәм сарыклар таралышыр, шунда Мин саклаучысыз калган бәрәннәргә каршы кулымны күтәрермен. 8 Бөтен илдә, – дип белдерә Раббы, – халыкның өчтән ике өлеше юк ителәчәк, өчтән бере исән калачак. 9 Шул өченче өлешне Мин утка салачакмын, көмешне чистарткан сыман чистартачакмын, алтынны сынаган кебек сынаячакмын. Алар Миңа табынырлар, һәм Мин аларга җавап бирермен: „Бу – Минем халкым!“ – диярмен, ә алар: „Раббы – безнең Аллабыз!“ – дип әйтер». |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia