Зәкәрия 11 - Изге Язма1 «Ач капкаларыңны, Ливан, эрбет агачларыңны ут ашасын! 2 Әй кипарис, үкереп ела, чөнки эрбет агачы ауды, мәгърур агачлар харап булды; үкереп елагыз, Башан имәннәре, чөнки үтеп йөрмәслек урманнар киселде. 3 Көтүчеләрнең үкереп елавы ишетелә, чөнки аларның мул көтүлекләре үләнсез калды. Яшь арысланнар үкерүе ишетелә, чөнки Үрдүннең куе урманнары бүтән юк инде». Ике көтүче 4 Раббы Аллам болай дип әйтә: – Чалынырга тиешле сарыкларга көтүче бул. 5 Сатып алучылар аларны үтерәләр, ләкин җәзасыз калалар; сатучылар исә, Раббыга шөкер, мин баедым, диләр; хәтта көтүчеләр дә үз сарыкларын кызганмый. 6 Мин дә моннан ары бу җирдә яшәүчеләрне кызганмаячакмын, – дип белдерә Раббы. – Менә, Мин һәркемне үз якынының вә үз патшасының кулына тапшырам, һәм алар бу җирне вәйран итәчәк, Мин исә беркемне дә коткармаячакмын. 7 Мине сарык сатучы сәүдәгәрләр яллады – аларның чалырга тәгаенләнгән сарыкларын көттем мин. Үземә ике таяк алып, берсен – «мәрхәмәт», ә икенчесен «бердәмлек» дип атадым һәм сарыкларны көтә башладым. 8 Бер айда мин өч көтүчене куып җибәрдем. Көтү мине күрәлмас булды, мин дә алардан арыдым һәм: 9 – Моннан ары мин сезнең көтүчегез түгел, үләселәре – үлсен, һәлак булучылары – һәлак булсын, калганнары исә бер-берсен ашасын, – дидем. 10 Шуннан соң мин «мәрхәмәт» таягын алдым һәм аны урталай сындырдым, барлык халыклар белән Раббы төзегән килешү, шулай итеп, юкка чыкты. 11 Килешү шул көнне үк юк ителде; мине күзәтеп торган сарык сатучы сәүдәгәрләр моның Раббы ихтыяры белән эшләнүен аңладылар. 12 Мин аларга: – Телисез икән, эш хакын түләгез, теләмисез икән – кирәкми, – дидем. Һәм алар миңа нибары утыз данә көмеш бирделәр. 13 Раббы миңа: – Бу көмешне Раббы йортының хәзинә саклагычына сал, – диде. Мин, алар биргән югары бәяне – утыз данә көмешне алып, Раббы йортының хәзинә саклагычына салдым. 14 Шуннан соң мин, Яһүдә белән Исраил арасындагы кардәшлекне бетерү өчен, икенче таякны – «бердәмлек» дигәнен сындырдым. 15 Раббы миңа: – Хәзер инде алама бер көтүче хезмәтен башкар, – диде. – 16 Шулай итеп, Мин бу җиргә адашканны эзләмәгән, яраланганны дәваламаган, сәламәтен карамаган, ә бәлки симез сарык ите ашап өйрәнгән, сөякләреннән башка бернәрсәсен калдырмаган көтүчене куям. 17 Көтүен ташлап киткән алама көтүчегә – кайгы! Аның кулын вә уң күзен кылыч харап итсен! Кулы бөтенләй корып төшсен, уң күзе һични күрмәс булсын! |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia