Зәкәрия 10 - Изге ЯзмаЯһүдәнең дошманнан арынуы 1 «Язын, яңгыр сорап, Раббыга ялварыгыз: яшенле болытларны Раббы куып китерә, мул итеп яңгырны Ул яудыра, һәркемнең басуында иген үстерә. 2 Йортларыгыздагы пот-сыннар сезне алдый, күрәзәчеләр буш нәрсәләр күрә, ялган төшләр сөйли, юк нәрсәләр белән кешеләрне юата. Шунлыктан кешеләр адашкан сарыклар сыман каңгырып йөри, көтүчесез интегә. 3 Раббы әнә шуны белдерә: „Көтүчеләргә ачуым чыкты Минем, көтүне әйдәп баручыларга җәза бирәчәкмен, чөнки Мин Үз көтүемне – Яһүдә йортын кайгыртам. Мин, Күкләр Хуҗасы Раббы, аны Үземнең горур сугыш аты итәчәкмен. 4 Нигез ташы да, чатыр өчен казык та, сугышу өчен җәя дә – хакимнәрнең һәммәсе Яһүдәдән булыр. 5 Бергә чакта алар сугыштагы каһарманнар кебек; дошманнарын урам пычрагына салып таптар. Көрәшләрдә алар дошман җайдакларын мәсхәрәгә калдырыр, чөнки Мин, Раббы, алар яклыдыр. 6 Яһүдә ил-йортын Мин ныгытачакмын, Йосыф йортын коткарачакмын; аларны илләренә кайтарачакмын, чөнки Мин аларны бик тә кызгандым. Мин бу халыктан беркайчан да баш тартмаган кебек булыр, Мин бит аларның Раббы Алласы – алар гозеренә колак салучы. 7 Эфраимнәр яугирләр сыман булыр, шәраб эчкәндәй, йөрәкләре дәрт белән тулыр; угыллары моны күреп шатланыр, Раббыга багланган күңелләре сөенер. 8 Мин, ым кагып, аларны бергә җыярмын, чөнки аларны Мин йолып алдым, һәм алар әүвәлгечә күп санлы халык булыр. 9 Халыклар арасына таратсам да, алар Мине ерак илләрдә онытмаслар, үзләре вә балалары исән калып, ил-суларына әйләнеп кайтырлар. 10 Мин аларны Мисыр җиреннән кире кайтарырмын, Ашшурдан җыеп алырмын, Гилыгадта вә Ливанда туплармын – аларга анда хәтта урын җитмәс. 11 Алар хафа диңгезе аша үткәндә, ашкын дулкыннар тынып калыр, Нил елгасының тирән сулары кибеп бетәр. Тәкәббер Ашшур хурлыкка калыр, Мисыр, көчен җуеп, хакимлек таягыннан мәхрүм булыр. 12 Мин Үз халкымны ныгытырмын, һәм алар Минем исемгә лаек гомер кичерерләр“, – ди Раббы». |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia