Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Зәбур 98 - Изге Язма

1 Раббы – патшадыр! – Калтырансын халыклар! Керубимнәр өстендәдер Аның тәхете. – Тетрәнсен җир йөзе!

2 Сиондагы Раббы – иң югары, иң бөек, бар халыклардан өстен торучы!

3 Бөек вә дәһшәтле исемеңне данласын алар, чөнки Синең исемең изгедер.

4 И гаделлек сөюче кодрәтле патша! Син гадел хөкемне гамәлгә керттең, Ягъкуб илендә гаделлек вә хаклыкка нигезләнгән эшләреңне күрсәттең.

5 Олуглагыз Раббыны, безнең Аллабызны, аяклары баскан урынга егылып, Аңа сәҗдә кылыгыз, чөнки Ул изге-мөкатдәстер!

6 Аның руханилары арасында Муса белән Һарун да бар иде, Шемуил дә Аңа гыйбадәт кылучылардан иде. Алар Раббыга дәшкәндә, Ул җавапсыз калмады:

7 багана рәвешендәге болыт эченнән алар белән сөйләште, төрле күрсәтмә-кагыйдәләр бирде, һәм тегеләр шуларны үтәп килде.

8 И Раббы Аллабыз, Син аларны җавапсыз калдырмый идең. Кырын эшләре өчен җәза бирсәң дә, аларны ярлыкаучы Аллаһы булдың Син.

9 Олуглагыз Раббыны, безнең Аллабызны, изге тавында Аңа сәҗдә кылыгыз! Чөнки изгедер Раббы, безнең Аллабыз!

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan