Зәбур 96 - Изге Язма1 Тантана итсен җир йөзе, куанышсын барлык утраулар: хакимлек Раббы кулында! 2 Раббыны болытлар вә караңгылык урап алган; тәхетенең нигезендә хаклык вә гаделлектер. 3 Аның алдыннан ут-ялкын атлап бара, тирә-ягындагы бар дошманны көйдереп. 4 Яшененнән бар дөнья балкып яна, һәм тетрәнә бөтен җир йөзе моны күреп. 5 Таулар балавыздай эреп ага Раббы алдында, бөтен җир йөзенең Хуҗасы каршында. 6 Күкләр сөйли Аның хаклыгы турында, халыклар күрәдер Аның дан-шөһрәтен. 7 Оятка калсын сыннарга табынучылар, хур булсыннар потларны данга күтәрүчеләр; Раббы алдында сәҗдә кылсын бар илаһлар! 8 И Раббы, гадел хөкемеңне ишетеп куана Сион, Яһүдә шәһәрләре тантана итә. 9 Чөнки Син, и Раббы, Бөекләрнең Бөеге җир йөзендә, бар илаһлардан өстен Син! 10 Әй сезләр, Раббыны сөючеләр, явызлыкка нәфрәт белән карагыз! Үзенә тугрыларның тормышын саклый Раббы, яманнар кулыннан йолып ала; 11 тәкъва җаннарга нурын сирпи, саф йөрәкләргә сөенеч китерә. 12 Әй тәкъва җаннар, куанычыгыз Раббыда булсын! Аның изге исеменә рәхмәтләр укыгыз! |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia