Зәбур 92 - Изге Язма1 Раббы – патшадыр! Мәһабәтлеккә төренгән Ул, билен кодрәт путасы белән буган, дөньяны какшамаслык итеп нык корган. 2 Тәхетең Синең – әзәлдән, Син Үзең дә әзәлдәндер! 3 Дәрьялар шаулый-гөрли, и Раббы, дәрьялар шаулап гөрелди, дулкыннарын югары чөя. 4 Әмма биектәге Раббы дәрья-диңгез гөрелтесеннән, ярсулы сулар ташкыныннан күп мәртәбә көчлерәк. 5 Синең күрсәтмәләрең, и Раббы, ышанычлы! Изгелек – йортыңның мәңгелек бизәгедер! |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia