Зәбур 9 - Изге Язма1 Җырчылар җитәкчесенә: «Углының үлеме» көенә. Давытның мәдхиясе. 2 И Раббым, бөтен йөрәгемнән Сиңа рәхмәтләр укыйм, кылган барлык могҗизалы эшләреңне бәян итәм. 3 Синең өчен сөенеп, и Аллаһы Тәгаләм, итәмен тантана, исме шәрифеңә мәдхияләр җырлыйм. 4 Кире чигенгәндә, минем дошманнарым абынып һәлак булды Синең алда. 5 Син, гадел хөкемче тәхетендә утырып, минем хак дәгъвамны якладың. 6 Халыкларга Син дәһшәтеңне күрсәттең, яманнарны юк иттең, хәтердән мәңгегә җуйдырдың. 7 Дошманнарым тәмам кырылып бетте, Син хәтта аларның исемнәрен юкка чыгардың, шәһәр-калаларын хәрабәгә әйләндердең. 8 Раббының хакимлеге мәңгелектер, хөкем ясар өчен корган Ул Үз тәхетен. 9 Дөньяны Ул хаклык белән хөкем итәр, халыкларга чыгарган карары гадел булыр. 10 Изелгәннәр өчен Раббы – яклау йорты, авыр чакларында – сыену урыны. 11 Исемеңне күңелдә саклаучылар, и Раббы, Сиңа өмет баглар, чөнки нурлы йөзеңне эзләүчене Син кире какмыйсың. 12 Мәдхияләр җырлагыз Сионда утырган Раббыга, кылган эшләрен игълан итегез халыкларга. 13 Чөнки түгелгән кан өчен хисап алучы, мазлумнарның аһ-зарларын истә тотучы Ул. 14 Кызган мине, и Раббым! Нәфрәт саклаучылардан газап чигүемне күрсәң иде дә үлем капкасыннан ераграк кылсаң иде! 15 Шулчак Сион капкалары төбендә, мине коткаруыңа сөенеп, Сиңа булган мактау сүзләремне сөйләр идем! 16 Казыган чокырларына халыклар үзләре төште, аяклары үзләре куйган ау тозагына эләкте. 17 Раббы Үзен гадел хөкеме белән танытты: яманнар үзләре корган тозакка капты. 18 Яманнар – Аллаһыны оныткан бар халыклар – үлеләр аймагына китәчәк. 19 Фәкыйрь-юксыл исә бөтенләйгә онытылмаячак, мазлумның өмете бөтенләйгә өзелмәячәк. 20 И Раббы, күтәрел! Адәм баласы өстенлек алмасын, халыклар Синең каршыда хөкем ителсен! 21 И Раббы, дәһшәтеңне күрсәт халыкларга, алар бары тик бәндәләр генә – шуны белсеннәр! 22 И Раббы, нигә Син читтә торасың, кайгы-хәсрәт килгәндә, ник бездән яшеренәсең? 23 Яман бәндә, тәкәбберләнеп, мазлумнарны эзәрлекли. Их, үзе төшсә иде үз тозагына! 24 Ул, теләгемә ирештем, дип мактаныр, ачкүзле бәндә Раббыны сүгәр, Аны яманлар. 25 Яман бәндә, эреләнеп, Раббыга йөз тотмас, аның уйларында Аллаһы өчен урын табылмас, 26 һәр эшендә ул уңыш казаныр, Синең карар-кануннарыңны аңлаудан ерак торыр, дошманнарыннан көлепме көләр. 27 Күңеленнән әйтер: «Мин тетрәнмәм! Һичкайчан авыр хәлгә төшмәм!» 28 Авызы тулган аның ләгънәт, мәкер-ялган, янау белән – яманлык вә бозыклыктыр тел төбендә. 29 Йорт-кура артына посып, гаепсезне сагалар ул, аулакта очратып, мескеннең җанын кыяр. 30 Бичараны эләктереп алыр өчен, өнендәге арыслан кебек, яшеренеп сагалап торыр, аннары, ау ятьмәсенә эләктереп, өстерәп алып китәр. 31 Мескен бәндә, чарасыздан урталай бөгелеп, әнә шулай көчленең тырнагына кабар. 32 Яман кеше үзалдына: «Аллаһы кылмышларыбызны оныткан, йөзен-күзен каплаган һәм берни күрмәгәндер», – дияр. 33 И Раббы, күтәрел! Кулыңны суз, Аллаһы! Онытма бичара мазлумнарны! 34 Ни өчен яман кеше Аллаһыны санламый, «Ул миннән хисап сорамас!» дип уйлый? 35 Әмма Сиңа барысы да мәгълүмдер, җәбер-золым, кимсетүне күреп торасың, кимсетелгәннәргә ярдәм кулы сузасың. Мескен кеше үзен Синең иркеңә тапшыра: үксез-ятимнең яклаучысы бары Син! 36 Көч-егәрен сындырып ташла яманнар вә явызларның, эзе калмасын яманлыкларының! 37 Раббы – мәңгедән-мәңгегә патшадыр, мәҗүси халыклар Аның җиреннән юкка чыгар. 38 И Раббы, мазлумнарның теләкләрен Син ишетәсең, йөрәкләренә дәрман өстисең, аларны колак салып тыңлыйсың. 39 Җирдәге адәмнәр бүтән янамасын дип, ятим вә изелгәннәрнең хакын хаклыйсың. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia