Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Зәбур 89 - Изге Язма


Дүртенче китап

1 Аллаһы колы Мусаның догасы.

2 И Хуҗа-Хаким, буыннан-буынгача Син безгә сыеныр урын булдың.

3 Таулар туганчы ук, җир вә дөнья яратылганчы ук, әзәлдән мәңгелеккәчә Син – Аллаһы.

4 Инсаннарны кабат туфракка кайтарганда: «Әй адәм балалары, кире кайтыгыз!» – дисең.

5 Хактыр: Синең өчен мең ел – үтеп киткән кичәге көн яки кыска бер төн кебек кенә.

6 Син кешеләрне ташу суыдай агызып китәсең; алар төнге төш кебек, таң атканда шытып чыккан үлән кебек: үлән иртән яшелләнеп чәчәк ата, ә кичен корып кибә.

7 Ачу-дәһшәтеңнән без шулай юкка чыгабыз, ярсуыңнан калтырап-тетрәнеп торабыз.

8 Безнең язык эшләр – Синең алдыңда, яшерен гөнаһларыбыз – якты йөзең каршысында.

9 Ачуыңны тоеп үтә көннәребез, елларыбыз бер көрсенеп куюдай тиз уза.

10 Гомеребез озынлыгы җитмеш елдыр, тазалыгың нык булганда, сиксән ел; анысының да күп өлеше авыр хезмәт вә газап эчендә үтә; тиз уза ул, һәм без очып китәбез.

11 Кем белер Синең ачу-дәһшәтеңнең көчен, ярсуың китергән куркуның тирәнлеген?!

12 Гомеребез көннәрен санарга өйрәнер өчен, зирәк акыл бир безгә.

13 Кайт, Раббы! Тагын күпме көтмәк кирәк? Колларыңа миһербанлы кулыңны суз.

14 Гомеребез ахырына кадәр сөенеп-куанып яшәр өчен, һәр иртәдә мәрхәмәтеңне тоеп уяныйк.

15 Газапка салган көннәрең, кайгы кичерткән елларың бәрабәренә шатлык-куанычлар белән сөендер безне!

16 Кылган эшләреңне – Үзеңнең колларың, шан-шөһрәтеңне аларның угыллары күрсен!

17 Хуҗа Аллабыз йөз нурын безгә юнәлтсен, кулларыбызның эшен уңышлы итсен, әйе, уңышлы итсен!

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan