Зәбур 88 - Изге Язма1 Эзрах нәселеннән булган Эйтанның нәсыйхәте. 2 Мәрхәмәтеңә, и Раббым, мәңге дан җырлаячакмын, авызым Синең тугрылыгыңны буыннан-буынга игълан итеп торачак. 3 Белеп әйтәм: мәрхәмәтең мәңгелек итеп яратылган, тугрылыгың күкләргә күтәреп куелган. 4 Син әйттең: «Сайлаган кешем – Давыт колым белән килешү төзедем, ант эчтем: 5 „Нәсел варисларың мәңге дәвам итәчәк, буыннан-буынга тәхетле булачак!“» – дидең. 6 И Раббы, күкләрдә – могҗизалы эшләрең, фәрештәләр җыенында тугрылык сыйфатың мактала. 7 Юкса күкләрдә Раббыга кем иш була алыр?! Илаһи затлардан кем Аңа тиңләшер?! 8 Аллаһы дәһшәтледер фәрештәләр җыенында, янәшәсендәгеләрнең һәммәсеннән дәһшәтлерәк Ул. 9 И Раббы, Күкләр Хуҗасы Алла! Синдәй кодрәтле тагын кем бар?! Тирә-ягыңны тугрылык сарып алган. 10 Син ярсулы диңгезләр өстеннән хакимлек итәсең, кубарылып чайкалган дулкыннарны тынычландырасың. 11 Син Раһабны өзгәләп ташладың; көчле кулың белән дошманнарны куып тараттың. 12 Күкләр Синеке, җир дә Синеке! Дөньяны һәм андагы бар нәрсәне Син яраттың; 13 төньякны вә көньякны бар иттең; Тавор вә Хәрмун таулары сөенеп исемеңне тәкрарлый. 14 Беләгең ныктыр, кулың көчле, уң кулың югары күтәрелгән. 15 Хаклык вә гаделлек – тәхетеңнең нигезедер; мәрхәмәт вә тугрылык – Синең юлдашың. 16 И Раббы, шатлык авазларын ишеткән халык бәхетледер! Ул Синең нурлы йөзең яктысында йөрер, 17 көннәр буе исемеңне телгә алып сөенер, хаклыгыңа таянып югары күтәрелер. 18 Чөнки Син – халкыңның көч-куәт бизәгедер; безгә күрсәткән илтифатың белән башыбызны югары чөябез. 19 Безнең калканыбыз – Раббыдан, патшабыздан, Исраилнең изге Алласыннан. 20-21 Үзеңнең тугры бәндәләреңә иңдергән вәхидә Син: «Мин, халкым арасыннан бер гаярь сугышчыны – колым Давытны сайлап алып, аңа ярдәм иттем, аны югары күтәрдем, изге маем белән майладым. 22 Кулым аңа таяныч булыр, беләгемнән ул көч алыр, – дидең. – 23 Дошман аны буйсындыра алмас, залимнәр аңа золым кылмас. 24 Аның бар дошманын үз күзе алдында орып салырмын, үч-нәфрәт саклаучыны кырып юк итәрмен. 25 Тугрылыгым, мәрхәмәтем аңа юлдаш булыр, исемемне телгә алып, башын ул югары чөяр. 26 Аның кулын диңгезгәчә, уң кулын елгаларга кадәр сузармын. 27 „Син минем Атам, Аллам, коткаручы Кыяташым!“ – дип эндәшер ул Миңа. 28 Ул Минем беренчел-өлкән углым булыр, дөнья патшаларының иң бөегенә әверелер. 29 Мәрхәмәтемнән аны беркайчан ташламам; аның белән төзегән килешүем бозылмас. 30 Аның нәсел орлыгы мәңге дәвам итәр, тәхет еллары күктәге көннәр санынча булыр, – дидең. – 31 Инде әгәр угыллары Канунымны боза калса, Минем карарларны үтәмәсә, 32 Кануным кагыйдәләренә хилафлык кылып, боерыкларымны онытса, 33 ул чакны Мин хөкемдар таягымны эшкә кушармын, кылган җинаятьләре, гөнаһлары өчен, бәрә-суга аларны кыйнармын, – дидең. – 34-35 Әмма мәрхәмәтемнән аларны барыбер аермамын, тугрылыгыма, Килешүемә, авызымнан чыккан сүз-вәгъдәләремә хыянәт итмәмен. 36 Бервакыт мөкатдәс исемем белән ант иттем бит Мин: „Давытка һич ялганламам“, – дип әйттем. 37 Давытның нәсел орлыгы мәңге дәвам итәр, тәхете дә, кояш кебек, хозурымда булыр, 38 күкләрнең тугры шаһиты ай кебек, мәңге шулай нык торыр!» – дидең. 39 Әмма Син, Раббы, май сөрткән кешеңә сырт куйдың, ачу-дәһшәтең белән аны читкә тибәрдең; 40 колың белән төзегән килешүне юкка чыгардың, аның таҗын җиргә ордың; 41 бөтен дивар-ихаталарын җимердең, кальга-калаларын хәрабәгә әйләндердең. 42 Үтеп барган һәркем аны талый-туный, күршеләр алдында ул мәсхәрәгә калды. 43 Аңа каршы дошманнарга кул күтәрергә ирек куеп, Син аларның барчасын да сөендердең. 44 Кылычының йөзен кайтардың, яу кырында аңа булышмадың; 45 мәһабәтлеген тоныкландырдың, тәхетен җиргә аудардың; 46 аның яшьлек көннәрен кыскарттың, үзен мәсхәрәгә урадың. 47 И Раббы, кайчангача ачу-ярсуың уттай дөрләр, кайчангача бездән яшеренеп торырсың? 48 Гомеремнең кыскалыгын онытмасаң иде. Фани тормыш өчен генә бар иттеңме адәм баласын? 49 Бармы, дөньяда яшәп, үз үлемен күрмәгән, җанын үлеләр аймагыннан коткарып калган кеше?! 50 И Хуҗа-Хаким, кайда Синең әүвәлге мәрхәмәтең? Син бит Давытка тугры булырга ант иттең. 51-52 И Хуҗа-Хаким, кол бәндәләреңнең мәсхәрә ителүен, халык-кавемнәрнең мыскыллы сүзләрен йөрәгемдә йөртүемне, дошманнарыңның, и Раббы, ачы телләнүен, май сөрткән затыңның һәр адымын яманлавын оныта күрмә. 53 Раббыга мәңге-мәңге мактау-шөкерләр яусын! Амин, амин! |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia