Зәбур 86 - Изге Язма1 Корах угылларының җыр-мәдхиясе. 2 Иерусалимне Ул изге таулар өстенә корган. Ягъкубның барлык шәһәрләреннән артыграк ярата Раббы Сион капкаларын. 3 Мактаулар күп әйтелә синең хакта, Аллаһы каласы! 4 Раббы әйтте: «Раһаб белән Бабил Мине танып белүчеләр дип исәплим. Әнә, Пелешет, Сур һәм Хәбәшстан шунда туган». 5 «Һәммәсе шунда туган», – дип әйтер кешеләр, Сионны телгә алып. Аллаһы Тәгалә аны Үзе ныгыткандыр. 6 Халыклар исемлеген төзегәндә, Раббы һәр халык турында: «Монысы да шунда туган!» – дип язар. 7 Җырчылар, биючеләр беравыздан: «Тормыш чыганагым Синдәдер!» – диярләр. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia