Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Зәбур 85 - Изге Язма

1 И Раббым, мине – фәкыйрь бер мазлумыңны ишет һәм җавап бир!

2 Җанымны саклап кал, и Аллам! Чөнки мин Сиңа тугрымын. Сиңа сыгынган колыңны коткара күр!

3-4 Мин көн саен Сиңа ялварып дәшәмен – кызган мине, и Хуҗа-Хаким! Җаным Сиңа юнәлгән – тугры колыңның күңелен сөендер!

5 Син, Хуҗа-Хаким, игелек вә бәхиллек ияседер, Үзеңә инәлгәннәрнең барсына чиксез мәрхәмәтеңне юллыйсың.

6 Ишет догамны, и Раббым, ялваруыма колак сал!

7 Кайгылы көнемдә мин Сиңа дәшәм, чөнки Син мине ишетүчедер.

8 И Хуҗа-Хаким, илаһлар арасында Сиңа тиңнәр юк, кылган эш-гамәлләреңә дә ишләр юк!

9 Син бар иткән халыкларның һәммәсе, Хуҗа-Хаким, Сиңа килеп табыначак, исемеңә дан-хөрмәт белдерәчәк!

10 Чөнки Син – бөек, могҗизалар тудыручысың! Син – Аллаһы, бары Син генә!

11 И Раббым, мине хак юлыңа күндер – шул хакыйкатең юлында йөрермен. Йөрәгем бөтен барлыгы белән исемеңне хөрмәт итсен.

12 И Хуҗа-Хакимем, и Аллам, бар күңелемнән Сиңа рәхмәтләр укырмын, гомер бакый исемеңне данлармын!

13 Чөнки миңа кылган мәрхәмәтең ифрат зурдыр: җанымны Син үлеләр дөньясы төпкеленнән йолып алдың.

14 И Аллам, тәкәбберләр миңа каршы аякландылар, Сине бар дип тә белмәүче залимнәр өере җанымны кыярга җай эзли.

15 Син, Хуҗа-Хакимем, – рәхимле вә миһербанлы, сабыр-түзем, үтә мәрхәмәтле, тугрылыклы Аллаһы.

16 Күзеңне төшер дә кызган мине, мин колыңа көч-ныклык бир, Синең колың булган хатын-кызның углын бәладән коткар!

17 Мине якын күрүеңнең берәр билгесен күрсәтче! Син, Раббым, ярдәм кулыңны сузып мине юаткач, миңа нәфрәт саклаучылар хурлыкка калсыннар.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan