Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Зәбур 83 - Изге Язма

1 Җырчылар җитәкчесенә: «Гиттит» көенә. Корах угылларының мәдхиясе.

2 И Күкләр Хуҗасы Раббы, соклангыч та Синең торагың!

3 И тере Зат булган Аллаһы, җаным зарыгып көтә йортың ишегалдына керү мизгелен; йөрәгем вә тәнем Сиңа сөенечле җырлар җырлый.

4 И Күкләр Хуҗасы Раббы, патшам вә Аллам минем, Синең мәзбәхең янында чыпчык та үзенә урын тапкан, карлыгач та балалары өчен шунда оя корган.

5 Бәхетледер Синең өеңдә яшәүче адәмнәр! – Алар Сиңа мәңге мактау сүзләре яудырачак.

6 Бәхетледер Синдә көч тапкан, Аллаһы йортына сәфәр кылуны күңеленә беркеткән кеше!

7 Коры үзән буйлап үткәндә, зиярәтчеләр аны чишмәләр үзәне итәр, һәм анда мул итеп яңгырлар явар.

8 Сионга Аллаһы хозурына баручылар юлда үзенә көч туплар.

9 И Раббы, и Күкләр Хуҗасы Алла, догамны ишет! И Ягъкуб Алласы, колак сал догама!

10 И Аллаһы, калканыбыз безнең, күзеңне төшер май сөрткән патшага!

11 Йортың ишегалдындагы бер көн башка җирдәге мең көннән хәерлерәк. Аллаһы өенең бусага төбендә басып торуың яманның чатыры түрендә яшәүдән яхшырак.

12 Чөнки Раббы Алла – кояш һәм калкан ул! Аллаһы – илтифат күрсәтүче, дан-шөһрәт вә бәрәкәт бирүче, хак юлда йөргәннәрне игелегеннән мәхрүм итмәүче!

13 И Күкләр Хуҗасы Раббы, Сиңа сыгынучылар нинди бәхетле!

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan