Зәбур 81 - Изге Язма1 Аллаһы, илаһлар җыенының уртасына басып, хөкемен игълан кылды: 2 «Кайчангача сез, хаксыз карарлар чыгарып, яманнар мәнфәгатен яклаячаксыз? 3 Юксыл-көчсезнең, ятимнең дәгъвасын яклагыз, мазлумның, фәкыйрьнең хакын даулагыз! 4 Юксыл-көчсезне, мескен-бичараны аралап алыгыз, аларны яманнар кулыннан коткарыгыз! 5 Аңламыйсыз, төшенмисез сез, караңгыда йөрисез! – Дөньяның нигезләре какшаган! 6 Мин әйттем: „Сез – илаһлар, һәммәгез Аллаһы Тәгалә углыдыр. 7 Әмма сез, кешеләр кебек, үлемледер, һәрбер хөкемдар кебек югарыдан егылып төшәчәксез!“» 8 И Аллаһы, калык! Хөкем ит җир йөзен! Чөнки халыкларның барчасы да Синекедер. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia