Зәбур 80 - Изге Язма1 Җырчылар җитәкчесенә: «Гиттит» көенә. Асафның мәдхиясе. 2 Сөенечле җырлар җырлагыз кыябыз Аллаһыга! Ягъкуб Алласын шатланышып мактагыз! 3 Шөлдерле барабан кагып, моңлы гөслә вә лира чиертеп, җырлар көйләгез! 4 Яңа ай калыккач, ай тулгач та – бәйрәмебез көннәрендә – мөгез быргы кычкыртыгыз! 5 Чөнки бу – Исраил кануныдыр, Ягъкуб Алласының карарыдыр. 6 Йосыф Мисырдан котылып чыккач, аңа күрсәтмә итеп бирде Ул моны. Үзем белмәгән телдә мин бер аваз ишеттем: 7 «Аның иңеннән Мин авыр йөкне төшердем, кулларын кәрзин-әрҗә авырлыгыннан бушаттым. 8 Бәлале вакытыңда син Мине чакырдың, һәм Мин сине коткарып калдым. Гөрселдәп торган караңгы болыт эченнән сиңа җавап бирдем, Мериба сулары янында сине сынадым. 9 Тыңла, и халкым, Минем кисәтүемне! И Исраил, тыңласаң иде син Мине! 10 Арагызда ят илаһлар булмасын, чит җирләрнең илаһларына табынма! 11 Сине Мисырдан алып чыккан Раббы – Мин ул, синең Аллаң! Авызыңны киң итеп ач – Мин синең тамагыңны туйдырырмын! 12 Әмма халкым Минем авазыма колак салмады, Исраил Мине тыңламады. 13 Шуннан Мин аларны үҗәт йөрәкләре иркенә куйдым, үзләре теләгән юлда йөрсеннәр, дидем. 14 Әгәр халкым Мине тыңлаган булса, Исраил Мин күрсәткән юлдан йөргән булса, 15 Мин аның дошманнарын тиз буйсындырыр идем, рәнҗетүчеләренә каршы кулымны сузар идем; 16 Миңа, Раббыга, нәфрәт саклаучылар, алдымда билләрен бөгеп, шул кыяфәттә мәңгегә калырлар иде; 17 ә халкымның тамагын тук бодай бөртеге белән, Кыя ташлар арасыннан бал табып туйдырыр идем». |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia