Зәбур 73 - Изге Язма1 И Аллаһы, нигә Син безне бөтенләйгә ташлап киттең? Ни өчен утлавың сарыкларына ачу-каһәрең төште? 2 Борын заманнарда ук Үзең сайлап алган халыкны – Минем өлешем дип йолып алган кавемеңне, торакханәм дип тәгаенләгән Сион тавын да хәтереңә төшер! 3 Адымнарыңны коточкыч хәрабәләр тарафына юнәлт, дошманнарның изге җирдә бар нәрсәне җимерүен күр. 4 Син безнең белән очрашкан урында бүген алар ырылдый, һәр җирдә үз әләмнәрен элеп чыктылар. 5 Агач ботагы чапкандай, балталарын күтәреп, ватып-җимереп йөриләр, 6 айбалта вә чапкычлары белән дивардагы нәкышләрне чапкалыйлар. 7 Изге йортыңны ут төртеп яндырдылар, иштеләр, исемеңне йөрткән урынны нәҗесләделәр. 8 Күңелләреннән: «Барысын җимерик!» – дип әйтеп, Аллаһының илдәге барча гыйбадәтханәләрен көлгә әйләндерделәр. 9 Без инде билге-галәмәтләр күрмибез, пәйгамбәрләр дә калмады; кайчангача дәвам итәр бу хәл – беркем белми. 10 И Аллаһы, кайчанга кадәр барыр бу хурлык? Исемеңне дошман мәңге шулай мәсхәрәләрме? 11 Ни өчен кулыңны кире алдың? Чыгар уң кулыңны куеныңнан, юк ит шуларны! 12 Син, Аллаһы, – борынгыдан минем патшам, илебезгә котылу алып килүче. 13 Кодрәтең белән Син диңгезне урталай ярдың, сулардагы аждаһаларның башларын кыйдың. 14 Ливьятанның башын чабып өздең, гәүдәсен чүл ерткычларына азык итеп бирдең. 15 Чишмә суларына, инешләргә Син юл ярдың, ташкын сулы елгаларны исә корыттың. 16 Көн Синекедер, төн дә Синеке, ай вә кояшны күккә Син урнаштырдың. 17 Җир йөзенең барлык чикләрен билгеләдең, җәй вә кышны Син гамәлгә керттең. 18 Исеңдә тот, Раббы: дошман Сине хурлавын дәвам итә, акылсызлар исемеңне мәсхәрәли. 19 Ерткычлардан харап иттермә күгәрченеңне, беркайчан онытма хәлен мескен колларыңның. 20 Безнең белән төзегән килешүгә күз сал, юкса илнең караңгы почмакларында җәбер-золым хөкем сөрә. 21 Мазлум бәндәң үз иңенә хурлык йөге төяп кайтмасын, фәкыйрь-юксыл исемеңне данласын. 22 Күтәрел, Раббы, хакыңны якла, мәгънәсез бәндәләрнең Сине мәсхәрә итүләрен исеңнән чыгарма! 23 Сиңа каршы баш калкыткан дошманыңның сөрәнләп кычкыруын, һич тынып тормаган шау-шуын игътибарсыз калдырма! |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia