Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Зәбур 70 - Изге Язма

1 И Раббым, Сиңа сыгынамын, рисвай булуыма юл куйма һичкайчан!

2 Хаклыгың белән йолып ал, арала мине, колагыңны куеп тыңла, коткар!

3 Һәрчак сыеныр урыным – Кыяташым бул минем! Кыям, Ныгытмам булганга, Син мине коткарырга боер!

4 И Аллам, коткар мине яманнар, хаксызлар вә залимнәр кулыннан!

5 Чөнки минем бар өметем Синдә, и Хуҗа-Раббым; яшь чагымнан бирле сыгынганым бары Синдер!

6 Тумышымнан ук мин Сиңа таяндым; Син – мине ана карыныннан чыгаручы. Мактау сүзләрем һәрдаим Сиңадыр!

7 Бик күпләр өчен мин бер үрнәк булдым, чөнки минем ышанычлы сыену урыным Син идең.

8 Авызымнан Сиңа мактау-мәдехләрем өзелмәс, көннән-көнгә мәһабәтлегеңне данлармын.

9 Картлык көнемдә кире какма мине, көчләрем төкәнгәндә, мине ташлама!

10 Юкса дошманнарым миңа каршы мәкер коралар, җаныма каныгучылар үзара сүзләр куешып:

11 «Аллаһы аны ташлаган, коткарыр беркеме юк аның, эзәрлекләп эләктереп алыйк үзен!» – диләр.

12 И Аллаһы, миннән ераклашма! И Аллам, ярдәмең белән ашык!

13 Хур булып дөмексен дошманнарым, рисвай булсын миңа зыян салырга теләүчеләр!

14 Мин исә һәрчак Сиңа сыенырмын, Сиңа мактау өстенә мактаулар яудырырмын.

15 Синең хаклыгың турында сөйләрмен, көннең-көнендә мине ничек коткарганыңны игълан итәрмен, гәрчә барысын да санап бетерерлек түгелдер.

16 Мин Хуҗа-Раббының кодрәтле эшләрен хикәяләрмен, Аңа гына хас булган хаклыгын бәян итәрмен.

17 И Аллаһы, яшь чагымнан ук Син миңа остаз булдың, могҗизаларыңны мин хәзергәчә сөйләп йөрим.

18 Картаеп, чәчемә чал керсә дә, Син мине ташлама, и Аллаһы! Көч-кодрәтеңне мин киләсе буыннарга сөйләп аңлатканчы ташлама!

19 Хаклыгың, и Аллаһы, күкләрне иңли, кылган эшләрең бөектер! Сиңа тиң тагын кем бар, и Аллаһы?!

20 Син мине күп бәла-казаларга дучар итсәң дә, ахырдан янә яшәү дәрте кайтарырсың, тирән чокырдан тартып чыгарырсың,

21 мине югары күтәреп, җаныма юаныч бирерсең.

22 И Аллам, Исраилнең мөкатдәс Алласы! Мин Сиңа лирада уйнармын – тугрылыгыңа рәхмәтләр яудырырмын, гөслә кылларын чиертеп җырлармын.

23 Иреннәрем сөенәдер Сиңа җырлаганда, Син коткарган җаным сөенә.

24 Миңа зыян салырга теләүчеләр оятка калып хур булгач, телем көн саен Синең хаклыгың турында сөйләр.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan