Зәбур 7 - Изге Язма1 Беньямин ыругыннан Куш исемле кеше кылган эшләр хакында Давытның Раббыга әйткән кайгы җыры. 2 Сиңа сыенамын, и Раббы Аллам! Барлык эзәрлекләүчеләрдән коткар мине, азат ит! 3 Юкса алар мине арысландай ботарлар, өзгәләп ташлар, һәм беркем мине коткармас. 4-5 И Раббы Аллам! Әгәр мин ялгыш гамәл кылган булсам: кулларымны хаксыз эшкә сузсам, дус кешемә яманлык эшләсәм, дошманыма сәбәпсез явызлык тели калсам, 6 шул чакта дошманым мине эзәрлекләсен, куып җитеп җиргә салып таптасын, намусымны туфрак белән бутасын. 7 Дәһшәтең белән күтәрел, и Раббы! Дошманнарым фетнәсенә каршы чык! Хөкемеңне оештыр, минем хакка уян! 8 Халыклар, килеп, Синең тирәңә җыелсын, һәм Син алар өстеннән югарыга ашып утыр! 9 Халыкларны хөкем кыл, Раббы, миңа да хөкемеңне чыгар – тәкъва һәм гаепсез булуымны расла! 10 Акыл вә күңелләрне сынаучы и гадел Аллаһы! Явызларның явызлыгын туктат, тәкъваларга ныклык бир Син! 11 Аллаһы – минем калканымдыр, пакь, туры күңелләрне яклаучыдыр. 12 Аллаһы – гадел Хөкемче, көн дә хак карарын чыгаручы. 13 Дөрес юлга кайтмаса яманнар, кылычын Аллаһы үткенләп кайрар, ук-җәясен корып куяр. 14 Аның үлем коралы әзер, утлы булыр атар уклары. 15 Шулай яман кеше явызлыктан буаз калыр, йөге аның афәт булыр, ул үзенә ялган тудырыр. 16 Бүтәнгә дип казыган чокырына үзе барып егылыр. 17 Аның явызлыгы үзенә әйләнеп кайтыр, рәхимсезлеге үз башына төшәр. 18 Хаклыгы өчен Раббыга рәхмәтләр укыйм, Аллаһы Тәгалә исеменә дан җырлыйм! |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia