Зәбур 5 - Изге Язма1 Җырчылар җитәкчесенә: тынлы уен коралларында. Давытның мәдхиясе. 2 Сүзләремә колак сал, Раббым, аһ-зарымны ишет. 3 Фөрьяд авазымны тыңла, и патшам вә Аллам! Чөнки догам Сиңадыр. 4 Таңнарда Син мине ишетеп торасың, и Раббым! Иртәләрен Сиңа инәлеп дәшәмен һәм җавап бирүеңне көтеп каламын. 5 Чөнки яманлыкны хуш күргән Аллаһы түгелсең, явызлык Синең хозурыңа кунмас. 6 Тәкәбберләргә Синең янда урын табылмас, бозыклык эшләгәннәр һәммәсе нәфрәтеңә дучар булыр. 7 Ялган сөйләгәннәрне Син юк итәрсең; канга сусаганнарга, мәкерлеләргә Раббы җирәнеп карый. 8 Мин исә, мәрхәмәтең күплектән, Синең каршыңа килермен, мөкатдәс йортыңа керермен, курку вә тирән хөрмәт белән алдыңда сәҗдә кылырмын. 9 И Раббым, хак юлыңнан җитәкләп бар мине, юкса дошманнарым күптер; туры юлга күндер мине! 10 Чөнки дошманнарым сүзендә хаклык юк, эчләре һәлакәтле уйлар белән тулы; ачык кабер базыдыр бугазлары, телләрендә – ялагайлык. 11 И Аллаһы! Хөкемеңә дучар ит аларны, мәкерлекләре үзләренең башына җитсен! Бихисап күп гөнаһлары өчен яныңнан олактыр барысын, чөнки алар Сиңа каршы баш күтәрде. 12 Сөенсен Сиңа сыенган бар кеше, сөенү шатлыгын татысын һәрдаим; аларга химая кылчы Син. Сине сөйгәннәр Синдә шатлык-куаныч тапсын! 13 Чөнки Син, Раббы, тәкъваларны мөбарәк кыласың, миһербаның калканы белән аларны каплап торасың. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia