Зәбур 44 - Изге Язма1 Җырчылар җитәкчесенә: «Лалә гөле» көенә. Корах угылларының нәсыйхәте. Мәхәббәт җыры. 2 Күңелем түреннән гүзәл сүзләр ташый, патшага багышлыйм шигъри юлларны, оста кәтип каләмедәй булсын телем. 3 Адәм балаларының иң гүзәледер син; иреннәреңнән хикмәтле сүзләр агыла, чөнки Аллаһы сине мәңгегә мөбарәк кылган. 4 Әй кодрәт иясе, шөһрәтеңне вә мәһабәтлегеңне раслап, билбавыңа тагып куй кылычыңны. 5 Атыңа атланып, хакыйкать, күндәмлек вә гаделлек хакына җиңү яуларга чык, уң кулың синең гаҗәеп эшләр башкарсын! 6 Очлы укларың синең, и патша, дошманың йөрәгенә үтеп керер, барча кавемнәр синең аяк астыңда булыр. 7 Аллаһы биргән тәхетең мәңгелектер, хөкемдарлык таягың – гаделлек таягы ул! 8 Сөекледер сиңа тәкъвалык, нәфрәтледер сиңа яманлык. Шуңа күрә Аллаһы, синең Аллаң, ишләрең арасыннан бары сине өстен куйды – сөенеч мае белән майлады. 9 Бар киемеңнән хушбуй – мирра, сабур, кассия исе аңкып тора, фил сөяге белән җиһазланган сарайларыңда яңгыраган кыллар чыңы күңелеңне хушландыра. 10 Шәрәфле кунакларың арасында – патша кызлары; уң ягыңда – синең патшабикәң, аның өстендәге зиннәтләр – Офир алтыныдыр. 11 Тыңла, әй кыз бала! Колак сал һәм уйла! Халкыңны оныт, атаң өен оныт. 12 Патша синең гүзәллегең дәртендә, ул инде сиңа – хуҗа-әфәнде, алдында аның сәҗдә кыл. 13 Әй Сур кызы, халык арасыннан иң байлары сиңа бүләкләр китерер, илтифатыңны казанырга теләр. 14 Гүзәл патша кәләше сарай эчендә, ул алтын чигүле затлы киемнәрен кигән. 15 Шул бизәкле киемнәрдән аны патша янына алып керәләр, артыннан дус кызлары да ияргән. 16 Шат тавышлар эчендә, тантаналы төстә кертәләр аларны патша сараена. 17 Ата-бабаларың урынына, и патша, синең үз угылларың килер, илбашлары итеп куярсың син аларны бөтен җирең өстеннән. 18 Исемеңне буыннан-буынга ядка алырлык итәрмен, халыклар сиңа мәңге рәхмәтләр яудырыр! |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia