Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Зәбур 43 - Изге Язма

1 Җырчылар җитәкчесенә. Корах угылларының нәсыйхәте.

2 И Аллаһы, ата-бабаларыбыз заманында, шул ерак көннәрдә, Син кылган эшләр хакында алар әйткәнне үз колагыбыз белән ишеттек без.

3 Син кулың көче илә чит халыкларны куып чыгаргансың, алар урынына аталарыбызны урнаштыргансың, ят халыкларны пыран-заран китереп, аталарыбызга җир биргәнсең.

4 Җир яулауда аларның кылычы катнашмаган, җиңүне аларга үз көчләре түгел, бәлки Синең уң кулың вә беләгең, йөз нурың китергән, чөнки Син аларны үз күреп яраткансың.

5 И Аллаһы, патшам минем! Ягъкуб балаларына Син җиңү бүләк итәсең!

6 Синең белән бергә дошманнарыбызны сөзеп ташлыйбыз, исемең ярдәмендә һөҗүмчеләрне аяк астына салып таптыйбыз.

7 Минем өметем ук-җәядә түгел, кылыч та мине азат итмәячәк,

8 дошманнардан безне коткаручы – Син, безгә нәфрәт саклаучыларны Син рисвай итәсең.

9 Аллабыз белән көн дә мактанабыз; Синең исемеңә мәңге рәхмәтләр яудырырбыз!

10 Әмма хәзерге көндә Син безне ташладың, безне рисвайга калдырдың, инде гаскәребез белән бергә яуга чыкмыйсың.

11 Безне дошман каршысында кире чигендердең, мал-мөлкәтебезне безгә нәфрәтләнүчеләрдән талаттың.

12 Безне куй сарыкларыдай суемга бирдең, ят кавемнәр арасына чәчеп тараттың.

13 Халкыңны юк бәягә сатып җибәрдең, аны сатудан табыш алмадың.

14 Күршеләр мәсхәрәсенә калдырдың безне, әйләнә-тирәдәгеләр тарафыннан мыскыл вә хурлыкка дучар иттең.

15 Чит-ят кавемнәр арасында безне баш чайкый-чайкый көлеп сөйләнә торган мәзәк кешеләр хәленә калдырдың.

16-17 Һәр көнне күз алдымда мыскыл-хурлау кабатлана, мәсхәрәләүче, кара ягучы сүзеннән, дошманның, үчленең күз карашыннан йөземә кызыл таплар бәреп чыга.

18 Болар барысы да безнең өскә ябырылган афәттер, гәрчә без Сине онытмасак һәм антыңа хыянәт итмәсәк тә.

19 Күңелебез кире чигенмәде Синнән, табаннарыбыз Синең юлдан тайпылмады.

20 Син исә безне издең-таптадың, чүл бүреләре җирендә караңгылык эченә олактырдың.

21 Әгәр Аллабызның исемен онытып, чит илаһларга кул сузган булсак,

22 Аллабыз моны игътибарсыз калдырыр идеме?! – Ул бит күңел серләрен белеп торучыдыр!

23 Синең юлдан йөргәнгә, көннең-көнендә җаныбызны кыялар, безне сугым сарыклары итеп саныйлар.

24 Уян, Раббы! Ник Син йоклыйсың? Тор! Бөтенләйгә ташлама безне!

25 Нурлы йөзеңне ник бездән яшерәсең? Ник онытасың аяныч хәлебезне, җәбер-золымга дучар булуыбызны?

26 Без тузан-пычрак арасында ятабыз, бәдәнебез җиргә сыгылды.

27 Тор, Раббы, ярдәм ит безгә! Мәрхәмәтеңне күрсәт – безне азат ит!

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan