Зәбур 42 - Изге Язма1 И Аллам, хакымны хакла! Денсез халык белән дәгъвамда мине якла, мәкерле, гаделсез бәндәләрдән арала! 2 Син бит, Аллам, минем хисар-кальгам. Ни өчен миннән йөз чөердең? Ни өчен дошман золымыннан мин хәсрәт чигәм? 3 Күндер миңа якты нурыңны вә хакыйкатеңне – юлымнан мине әйдәп барсыннар, изге тавыңа, Синең торагыңа, җитәкләп китерсеннәр мине. 4 Шунда мин мәзбәхең янына килермен, шатлык-бәхет чыганагыма – Аллама якынлашырмын, һәм Сиңа, Аллаһы, Аллам минем, гөслә уйнап рәхмәтләр укырмын! 5 Нигә дип өзгәләнәсең, и күңелем? Нәрсәдән шөбһәләнәсең? Өметеңне Аллаһыга багла! – Коткаручым Аллама рәхмәтләр яудырачакмын әле мин! |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia