Зәбур 41 - Изге ЯзмаИкенче китап 1 Җырчылар җитәкчесенә. Корах угылларының нәсыйхәте. 2 Агым суларны эзләп ашкынган болан кебек, минем җаным да, и Раббым, Сиңа омтыла. 3 Минем җаным Сиңа – тере Аллаһыга сусап ашкына. Аллаһы хозурына кайчан килеп күренермен икән мин? 4 «Кайда соң синең Аллаң?» – дип, һәркөн мине йөдәткәндә, иртән вә кич күз яшьләрем булды миңа азык. 5 Исемә төшсә, йөрәгем сыкрый: мактау авазлары яңгыратып, бәйрәм иткән халык ташкынын әйдәп йөргән чакларым бар иде, алар белән бергә шөкраннар әйтеп, Аллаһының йортына кергәннәрем бар иде. 6 Нигә дип өзгәләнәсең, и күңелем? Нәрсәдән шөбһәләнәсең? Өметеңне Аллаһыга багла! – Коткаручым Аллама рәхмәтләр яудырачакмын әле мин! 7 Җаным өзгәләнә минем; Үрдүн елгасы башында, Хирмун тау тезмәсенең Мисгар өркәчендә Сине телгә алам, и Раббым! 8 Шарлавыкларың гөрелтесендә упкын упкынга аваз сала; Синең ул суларың, дулкыннарың шаулап узды минем өстән. 9 Көндезләрен Раббы миңа Үзенең мәрхәмәтен юллар, төннәремдә исә Аңа, хәятемнең Алласына, җыр җырлармын – догаларымны ирештерермен. 10 Кыяма, Аллама, әйтер сүзем шулдыр: «Ни өчен Син мине оныттың? Ни өчен дошман золымыннан хәсрәт чигеп йөрим икән?» 11 Алар: «Кайда соң синең Аллаң?» – дип, мине кимсеткәндә, уалып таралгандай була сөякләрем. 12 Нигә дип өзгәләнәсең, и күңелем? Нәрсәдән шөбһәләнәсең? Өметеңне Аллаһыга багла! – Коткаручым Аллама рәхмәтләр яудырачакмын әле мин! |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia