Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Зәбур 40 - Изге Язма

1 Җырчылар җитәкчесенә. Давытның мәдхиясе.

2 Юксыл-мескенне кайгыртучы бәхетледер! Казалы көнендә Раббы аны коткарып калыр,

3 саклар, яшәтер аны; ил-җирендә бәхетле булыр ул; Раббы аны дошманы иркенә бирмәс,

4 хасталы чагында аны карап-багар, савыктырып, түшәгеннән күтәрер.

5 Мин әйттем: «И Раббым, кызган мине, шифа бир, чөнки Синең алда мин гөнаһ кылдым».

6 Дошманнарым, ачы телләнеп, минем хакта: «Дөмегеп, кайчан исеме онытылыр?» – диләр.

7 Берәрсе мине күрергә дип килсә, ялган сөйли, күңелендә бозык уйлар җыя, аннан, урамга чыккач, гайбәт таратып йөри.

8 Миңа нәфрәт саклаучылар һәммәсе, үзара чыш-пыш килеп, миңа каршы мәкер коралар.

9 «Аның башына бер чир ябышкан, ятагыннан бүтән тора алмас!» – диләр.

10 Икмәгемне бүлешкән ышанычлы дустым да миңа каршы баш күтәрде.

11 Әмма Син, Раббым, кызганып, мине аякка бастыр, алардан үчне мин үзем алырмын.

12 Әгәренки дошманым өстен чыгып тантана итмәсә, шулчак, димәк, миннән разый икәнеңне белермен.

13 Гаепсез булганыма Син мине сакларсың, һәрчак күз алдыңда тотарсың.

14 Исраилнең Раббы Алласына әзәлдән мәңгелеккәчә мактау-шөкерләр яусын! Амин, амин!

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan