Зәбур 4 - Изге Язма1 Җырчылар җитәкчесенә: кыллы уен коралларында. Давытның мәдхиясе. 2 Ялваруларымны җавапсыз калдырма, и яклаучы Аллам! Кысынкы чагымда Син миңа иркенлек бирдең; инде хәзер дә кызган, ачы догамны ишет! 3 И адәм балалары! Миңа кара ягудан кайчан туктыйсыз? Юк-барга күңелегезне биреп, кайчанга кадәр юлдашыгыз ялган булыр? 4 Белегез ки, тугры колын Раббы Үзенә сыендырды: кайчан гына дәшсәм дә, ишетә Ул мине. 5 Куркып тетрәнегез, гөнаһ кылмагыз, төнлә ятакларыгызда тыныч кына уйланып ятыгыз. 6 Тиеш булган корбаннарны китерегез һәм Раббыга сыеныгыз! 7 «Безгә яхшылыкны кем эшләр?» дигәннәр күптер. И Раббы, безне йөзең балкышы белән нурландыр! 8 Иген вә шәрабка тиенгән кешеләрнең шатлыгы йөрәгемә Син салган сөенечтән күпкә кайтыштыр. 9 Сау-сәламәт ятып йоклыймын, чөнки бары Син, Раббы, мине иминлектә яшәтәсең! |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia