Зәбур 34 - Изге Язма1 И Раббым, миңа дәгъва кылучылар белән Үзең дәгъвалаш! Миңа каршы көрәшүчеләр белән Үзең көрәш! 2 Көбә вә калканыңны ал да миңа ярдәмгә ашык! 3 Кылычыңны чыгар, сөңге вә айбалтаңны әзер тот, «Мин – синең Коткаручың!» диген! 4 Җаныма каныгучылар рисвай булып оятка калсыннар, миңа каршы мәкер коручылар хурланып кире чигенсеннәр! 5 Җил очырган кибәк сыман тузгысыннар, ә Раббының фәрештәсе артларыннан кусын! 6 Караңгы вә тайгак булсын йөрер сукмаклары, ә Раббының фәрештәсе эзәрлекләсен үзләрен! 7 Чөнки алар һичбер сәбәпсез яшерен ау кордылар, җанымны кыяр өчен, миңа чокыр казыдылар. 8 Көтмәгәндә афәт килсен башларына, яшерен ауларына үзләре эләксен, чокырга төшеп, һәлакәтне шунда тапсын! 9 Шулчак җаным Раббыдан разый булып куаныр, котылу биргәне өчен, бәхеткә төренер. 10 Минем һәрбер сөягем: «И Раббым, Сиңа тиң тагын кем бар?! Бичара мазлумны Син көчленең кулыннан, фәкыйрь-юксылны талаучыдан коткарасың!» – дип әйтер. 11 Рәхимсезләр миңа каршы ялган шаһитлык итәләр, белмәгәннәрем турында сораулар биреп йөдәтәләр, 12 яхшылыгыма каршы явызлык эшлиләр – җаным мескен бер ятим булып калды. 13 Ә мин бит хаста чакларында, тупас тукымага төренеп, аларга исәнлек теләп уразалар тоттым (алдасам, догаларым кабул булмасын!), 14 кардәш йә дус өчен кайгыргандай борчылып йөрдем, анасын югалткан угыл кебек, башым түбән салып хәсрәт кичердем. 15 Әмма мин егылгач, алар җыйнаулашып көлделәр, бергә тупланып миңа каршы һөҗүм иттеләр. 16 Денсезләр кебек миннән мыскыллап көлделәр, ачу белән тешләрен шыкырдаттылар. 17 И Раббым, кайчангача читтән күзәтүче генә булырсың икән? Сакла мине шулар каныгуыннан, хәятемне шул арысланнардан йолып ал! 18 Шулчак бөек җыенда Сиңа рәхмәтләр укырмын, күп санлы халкың арасында дан җырлармын! 19 Тиктомалдан мине дошман күрүчеләр тантана ясап сөенмәсеннәр, бер-беренә күз кысышып йөрмәсеннәр! 20 Алар иминлекне яклап сүз әйтмәсләр, киресенчә, җирдә тыныч-имин яшәгәннәргә каршы хәйлә-мәкер корып көн күрерләр. 21 Минем алда авызларын шәрран ачып: «Һа, үз күзебез белән күрдек нәрсә кылганыңны!» – диярләр. 22 Син барысын да күрдең, Раббым, – дәшми калма! И Раббым, миннән ераклашма! 23 Кузгал, уян, хак дәгъвамны яклап ярдәмгә кил, и Аллам минем, Хуҗа-Хакимем! 24 Хаклыгың белән акла мине, и Раббы Аллам! Минем өстән тантана итмәсәче алар! 25 «Әһә, безнеңчә булды!» диеп, эчтән куанып йөрмәсеннәр, «Аның башына җиттек!» димәсеннәр! 26 Оятка калсыннар, рисвай булсыннар авыр хәлемне күреп сөенүчеләр, үзләрен миннән өстен куючылар хурлыкка төшсеннәр! 27 Минем аклануны теләүчеләр исә шатлык вә куаныч татысыннар, һәрчак: «Колына иминлек теләгән Раббы бөектер!» – дисеннәр. 28 Ә мин Синең хаклыгыңны телемнән төшермәм, Сиңа мактау сүзләремне көн дә яудырырмын. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia