Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Зәбур 30 - Изге Язма

1 Җырчылар җитәкчесенә. Давытның мәдхиясе.

2 И Раббым, Сиңа сыгынамын, рисвай булуыма юл куйма һичкайчан! Хаклыгың белән йолып ал мине,

3 колагыңны куеп тыңла, тизрәк азат ит! Сыеныр урыным – Кыяташым бул минем, кереп котылачак Йортым-ныгытмам бул!

4 Син – минем Кыям, Ныгытмам! Исемең хакына туры юлыңны күрсәт, Үз юлыңнан җитәкләп йөрт мине.

5 Яшерен ау-тозаклардан азат ит, Син бит минем Кыям!

6 Рух-сулышымны Синең кулга тапшырам; коткар мине, и Раббым, и тугры Аллам!

7 Яраксыз потларга табынучыларга нәфрәт кайный миндә, бар өметем Раббыда гына!

8 Мәрхәмәтеңә сөенермен, шатлыклар кылырмын, чөнки җанымның өзгәләнүен күреп хәлемә кердең Син;

9 дошманнарым кулына мине тапшырмадың, аяк баскан җирләремне иркен иттең.

10 И Раббым, кызган мине! Авыр хәлгә тарыдым, кайгы-хәсрәт бетерде күзләремне, карыным вә җаным корышып кипте.

11 Чөнки бар хәятем, гомер елларым хәсрәт вә аһ-зар эчендә уза минем, гөнаһлардан көч-хәлләрем какшап, буын-сөякләрем уалып сыза минем.

12 Дошманнарым да, күршеләрем дә ким-хур күрә мине, якын танышыма да мин бер карачкы кебек, урамда очратса, миннән өркеп кача.

13 Үлеп хәтердән җуелган кеше сыман мин, онытылдым, ватык бер савытка охшап калдым.

14 Күпләрнең гайбәт сатып йөрүләрен күрәмен, һәр тарафтан дәһшәт яныйдыр; миңа каршы хәйлә-мәкер коралар, җанымны алмак өчен сүз куешалар.

15 Әмма минем өмет-ышанычым Синдә, Раббым! Тәкрарлыймын: «Син – минем Аллам!» – димен.

16 Язмышым Синең кулда, эзәрлекләүче дошманнардан арала мине!

17 Нурлы йөзеңне колыңа таба бор, мәрхәмәтең белән мине коткара күр!

18 И Раббым, Сиңа сыенуым өчен оятка калмасам иде мин. Яман бәндәләргә булсын бар хурлыгы, үлеләр дөньясына күчеп, тавышлары шунда киселсен!

19 Тәкъвалар турында тәкәбберлек белән мәсхәрәле сүзләр сөйли торган ялган авызларның телләре корысын!

20 Никадәр мулдыр Синең игелегең, и Раббы! Син аны Үзеңнән курыккан, Сине хөрмәт иткән адәм угыллары өчен саклыйсың, Сиңа сыгынганнарга аны бөтен ил күзендә күрсәтергә әзер торасың.

21 Тәкъваларны Син, кеше мәкереннән аралап, Үз хозурыңда яшереп тотасың, яман телләрдән Үз ышыгыңда саклыйсың.

22 Раббыга мактау-шөкерләр яусын! Камалышта чагымда бер шәһәрдә Ул миңа Үзенең могҗизалы мәрхәмәтен күрсәтте.

23 Чарасыз хәлдә мин күңелемнән әйттем: «Хозурыңнан читкә тибәрелгәнмен икән!» – дидем. Әмма ярдәмгә чакырып үтенгәндә, Син минем ялвару авазымны ишеттең.

24 Раббыны сөегез, әй Аңа баглы бәндәләр! Үзенә тугры булганнарга – химаяче Ул, ә тәкәбберләр өчен – артыгы белән җәза бирүче!

25 Әй сезләр, Раббыга өметләнүчеләр, кыю булыгыз, йөрәгегез нык булсын!

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan