Зәбур 3 - Изге Язма1 Давытның үз углы Абшалумнан качып киткән чагында әйткән мәдхиясе. 2 И Раббым, дошманнарым шулкадәр күбәйде! Күпләр миңа каршы баш күтәрә! 3 «Аллаһыга сыенып кына котыла алмас!» – ди алар. 4 Әмма Син, и Раббым, як-ягымдагы калканым вә дан-шөһрәтем, башымны югары күтәрергә мөмкинлек бирүчем! 5 Раббыга ялвару сүзләремне җиткерәм мин, һәм Ул миңа мөкатдәс тавыннан җавабын кайтара. 6 Йоклап ятканда да, уянып торгач та, мине Раббы саклыйдыр – 7 әйләнәмне сарган меңләгән дошманнардан курку-өркү юк миндә. 8 И Раббым, тор! И Аллам, коткар мине! Дошманнарымның һәммәсен тотып яңакла, яманнарның тешләрен сугып сындыр! 9 Котылу – Раббыдандыр! Үз халкын Ул мөбарәк кылсын! |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia