Зәбур 26 - Изге Язма1 Раббы – Яктылык бирүчем, Коткаручым! Миңа кемнән өркергә?! Раббы – хәятемнең кальгасы! Мине кем куркыта алсын?! 2 Мине йотмакчы булып өстемә ябырылган явыз җаннар – көндәшләрем, дошманнарым, – абынып, барысы җиргә авачак. 3 Каршымда бер чирү-яу калыкса да, йөрәгемне курку алмас; миңа каршы сугыш ачсалар да, ныклыгымны җуймам. 4 Раббыга теләк-эстәгәнем бары шул: гомер бакый Раббы йортында булып, Аның гүзәллегенә соклану, торагында догалар кылу. 5 Казалы көнемдә Ул миңа сыеныр урын бирер, ышык урынга – Үз чатырына кертеп яшерер, кыя башына менгереп куяр. 6 Шул чакны минем башым әйләнәдәге дошманнарым өстеннән калкып торыр; шатлыктан һай-һайлап мин Раббы чатыры каршында корбаннар китерермен, Аңа багышлап җырлар көйләрмен, мәдхияләр яудырырмын. 7 И Раббым, ялвару сүзләремне ишет, кызганып, җавап бир миңа! 8 Күңелемдә Синең аваз: «Йөземне эзлә!» – дидең. Инде мин менә нурлы йөзеңне эзлим! 9 Яшермә миннән йөзеңне, ачу саклап кума колыңны! Син бит миңа һәрчак ярдәмче булдың; кире какма, ташлама мине, и коткаручы Аллам! 10 Ата-анам ташлап китсә дә, Раббы мине кабул итәчәк. 11 Дошманнарым күп булганга күрә, юлыңны өйрәт миңа, и Раббым, туры-тигез сукмакта миңа җитәкче бул! 12 Дучар итмә мине дошманнарым иркенә, чөнки ялган шаһитлар өере – каршымда, авызларыннан дәһшәтләр ява өстемә. 13 Әмма өмет-ышанычым ныктыр: Раббы игелеген күрәчәкмен әле терек дөньяда! 14 Өметеңне Раббыга багла, кыю бул, йөрәгеңне ныгыт! Өметеңне Раббыга багла! |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia