Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Зәбур 25 - Изге Язма

1 И Раббым, хакымны Үзең хакла, мин бит пакь юлдан йөрдем, икеләнүсез бары Сиңа өмет баглап яшәдем.

2 Тикшер мине, Раббым, сынап кара, күңелемдәге уй-ниятләргә бәһа бир!

3 Синең мәрхәмәтең һәрчак күз алдымда, мин Сиңа һәрчак тугрылык саклыймын.

4 Ялганчылар янында утырмыйм, монафикъларга ияреп китмим.

5 Явызлар җыенына нәфрәт саклыйм, яманнар яныннан урын алмыйм.

6-7 И Раббым, гаепсез булуымны раслап кулларымны юармын да, Сиңа рәхмәтләр укып, могҗизалы эшләреңне бәян итә-итә мәзбәхеңне әйләнеп чыгармын.

8 И Раббым, Мин сөям Синең дан-шөһрәтең тулы, Син яшәгән йортны.

9-10 Харап итмә җанымны, хәятемне, гөнаһка баткан, уң куллары белән күпләп ришвәт алучы канэчкеч явызлар арасында калдырып.

11 Мин бит пакьлек юлыннан атлаучы – кызган, коткар мине!

12 Аягым тигез җирдә нык торыр, җыенда мактау-шөкерләрем Раббыга булыр!

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan