Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Зәбур 21 - Изге Язма

1 Җырчылар җитәкчесенә. «Таң атканда» көенә. Давытның мәдхиясе.

2 И Аллам, и Аллам! Нигә Син мине ташладың? Ни өчен ярдәмеңнән мәхрүм иттең? Аһ-зарыма ник колак салмыйсың?

3 И Аллам! Көндезләрен ялварам – җавап бирмисең, кичләрен ялварам, тик тынычлык иңми.

4 Син бит – тәхеттә утыручы мөкатдәс Зат, Исраилнең мактау сүзләрен казанучы!

5 Ата-бабаларыбыз Сиңа өмет баглап яшәгән, өметләре Синдә булган, һәм Син аларга котылу биргәнсең.

6 Алар Сиңа фөрьяд иткән, һәм Син аларны бәла-казадан йолып алгансың; Сиңа сыгынганга күрә оятлы булмаган алар.

7 Мин исә кеше түгел, бары туфрак корты: халык мине кимсетә, хур күрә,

8 очраган һәрберсе мыскыл итә, авызын ыржайтып, башын кырын салып:

9 «Раббыга таянасың икән, Үзе коткарсын, синнән разый икән, Үзе ярдәм итсен!» – ди.

10 Әмма әнкәм карыныннан мине дөньяга тудыручы, әнкәм күкрәгендә мине имин саклаучы Син бит!

11 Тумыштан ук мин Синең иркеңә тапшырылганмын, карыннан туганда ук, Син – минем Аллам!

12 Миннән ераклашма! Алдымда – афәттер, ә ярдәмгә килүче юк.

13 Башан үгезләрен хәтерләткән дошманнарым сырып алган мине, бөтен әйләнәмдә ажгырып тора өерләре.

14 Авызларын киереп үкерә, корбанын ботарлый торган арысланнар кебек алар.

15 Су шикелле түгелеп, бушап калдым мин, буыннарым тотмый башлады, тәнем эчләрендә йөрәк итем балавыздай эреп йомшарган.

16 Көч-дәрманым чүлмәк ватыгыдай корып кипкән, телем аңкавыма ябышкан. Мине үлем хәленә төшергән Зат – Син Ул, Син!

17 Бөтен яктан мине этләр камап алган – явыз өер уртасында басып торам; аяк-кулларымны яралый алар.

18 Берәмләп санарлык минем шәрә сөякләрем, ә алар, миңа текәлеп, тамаша кылалар.

19 Кием-салымымны үзара бүлешәләр – өс киемем кемгә тияр дип жирәбә салалар.

20 Син, и Раббым, миннән алай ераклашма! Ярдәмең белән ашык, и көч-дәрманым хуҗасы!

21 Җанымны кылыч янавыннан, хәятемне этләр тырнагыннан коткарып кал!

22 Йолып ал мине арыслан авызыннан, коткар мине ерткыч үгезләр мөгезеннән!

23 Шулчак исем шәрифләреңне кардәшләремә сөйләрмен, җыенда Сине данлармын.

24 Әй сезләр, Раббыдан куркып, Аны хөрмәт итүчеләр, дан җырлагыз Аңа! Әй Ягъкуб токымы, Раббыга хөрмәтеңне белдер! Әй Исраил токымы, Раббыга итагатеңне күрсәт!

25 Чөнки мазлумның хәсрәтен күреп җирәнеп калмады Ул, аңардан йөз чөермәде, фөрьядын ишетте.

26 Сиңа булыр олуг җыенда мактауларым! Раббыдан куркучы һәм Аны хөрмәт итүчеләр алдында вәгъдә-нәзерләремне үтәрмен.

27 Мазлум кешеләрнең, ашап, тамаклары туйсын, Раббыны эзләүчеләр Аңа дан җырласын, йөрәкләре тибүдән мәңге туктамасын!

28 Дөньяның бар кыйтгалары, Раббыны танып белеп, Аңа йөз борачак, бар кавемнәр Аның алдында сәҗдә кылачак.

29 Чөнки патшалык тәхете Раббыныкыдыр, халыклар өстеннән хөкемдарлык Аның кулында.

30 Җирдә кәеф-сафа корып яшәүче Аңа баш иячәк, тереклек көче сүнеп барган – үлем якасында торучы да – Аның алдында тез чүгәчәк.

31 Онык-туруннарыбыз Аңа табыныр, нәсел варисларыбыз Хуҗа-Хаким турында ишетер,

32 Аның хаклыгы, Ул кылган эшләр киләчәк буыннарга хәбәр ителер.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan