Зәбур 2 - Изге Язма1 Ни дип чуалыша-котырына кавемнәр, ник халыклар булмастайны тормышка ашырмакчы?! 2 Җир йөзенең патшалары баш күтәрә, Раббыга һәм Ул май сөрткән затка каршы тупланалар бергә илбашлары. 3 «Зынҗырларын өзик, – диләр алар, – өстебездән богауларын алып ташлыйк!» 4 Күк тәхетендә утыручы көләдер, Хуҗа-Хаким алардан каһкаһә илә көлә. 5 Ул аларны кисәтәчәк әле ачуы белән, куркуга салачак барчасын дәһшәте белән, 6 «Изге тавым Сионга Мин Үз патшамны утырттым», – диеп. 7 Мин, патша, Раббы фәрманын игълан итәм. Ул миңа әйтте: «Син – Минем углым, бүген Мин синең атаң булдым», – диде. 8 «Син Миннән сора, һәм Мин сиңа халыкларны мирас итеп бирәчәкмен: җир йөзенең дүрт кыйбласы синеке булыр», – диде. 9 «Халыкларны син тимер таяк белән җимерәчәксең, чүлмәк ваткан кебек, чәлпәрәмә итәчәксең», – диде. 10 Әй патшалар, акылыгызга килегез! Әй дөньяның илбашлары, гыйбрәтләр алыгыз! 11 Раббыга курку вә хөрмәт, тетрәнү вә сөенеч белән хезмәт итегез, 12 углына хөрмәт күрсәтегез! Юкса Аның ачуыннан юлыгызда һәлак булырсыз – Аның ачуы бик тиз дөрләп китәр. Раббыга сыенучылар һәммәсе бәхетледер! |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia