Зәбур 16 - Изге Язма1 И Раббым, хакым-дәгъвамны тыңла, фөрьядымны ишет, хәйләсез иреннәрем әйткән догамны кабул ит! 2 Миңа хөкемне Үзең белеп яса, хаклы икәнемне күзләрең күрсен! 3 Төнлә килеп, Син минем йөрәгемә текәлдең, сынап карадың да гаеп тапмадың, чөнки телем күңелдә булганны гына сөйли. 4 Адәми затлар ни генә кылса да, телеңнән төшкән сүзләрне тоттым мин, залимнәр юлыннан читләшеп йөрдем. 5 Адымнарым Синең юлда иде, читкә тайпылмады аяк табаннарым. 6 И Аллаһы, ялварып дәшәмен Сиңа – мине җавапсыз калдырмассың. Колак сал һәм сүзләремне ишет! 7 Күрсәт миңа могҗизалы мәрхәмәтеңне! Дошманнан Синдә сыену эзләүчене уң кул белән Син аралыйсың! 8 Күз карасын саклаган күк сакла мине, канатың астына алып сакла! 9 Яманнарның талавыннан, әйләнәмдә йөргән дошманнардан коткар мине! 10 Аларның йөрәкләрен май баскан, сөйләгән сүзләрендә тәкәбберлек. 11 Артымнан эзәрлекләп, алар хәзер мине камыйлар, миннән күз алмыйча җиргә бәреп егар җай эзлиләр. 12 Корбанына ташланырга әзер торган арыслан, яшерен җирдә посып яткан яшь арыслан кебек алар. 13 И Раббым, тор! Каршыларына төшеп егып сал аларны, кылычың белән коткар җанымны яманнардан; 14 Үз кулың белән, Раббым, ул адәмнәрдән – өлешләре шушы дөньяда булганнардан азат ит мине! Бир аларга мул итеп Үзең хәстәрләп куйганны, кирәгеннән артык итеп балаларына бир, оныкларына да шуннан өлеш чыгар! 15 Мин исә тәкъва булганга йөзеңне күрәчәкмен, уянып, Синең каршыңда хозурлык кичерәчәкмен. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia