Зәбур 149 - Изге Язма1 Раббыны данлагыз! Раббы шәрәфенә яңа җыр көйләгез, тугрылары җыенында Аны данлагыз! 2 Үзен бар кылган патшаны күңел түрендә тотып куансын Исраил, шатлансын Сион угыллары! 3 Бии-бии Аның исемен данлагыз, шөлдерле барабан кагып, гөсләдә уйнап, Аңа мәдхияләр җырлагыз! 4 Чөнки Раббы – Үз халкын хуш күрүче, мазлумнарны коткарып югары күтәрүче. 5 Аның тугрылары дан-гыйззәт эчендә тантана итсеннәр, хәтта яткан җирләрендә сөенеп җырласыннар! 6 Авызларында – Аллаһыны олуглау сүзе, кулларында исә ике яклы үткен кылыч булсын: 7 шулай алар чит кавемнәрдән үч алырлар, ят халыкларга тиешле җәзасын бирерләр, 8 патшаларын чылбырлар белән бәйләп-чорнап, түрә-башлыкларының аяк-кулларына тимер зынҗырлар салырлар – 9 шул дошманнарына чыгарган хөкемне гамәлгә ашырырлар. Раббының тугрылары өчен бу зур өстенлектер. Раббыны данлагыз! |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia