Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Зәбур 148 - Изге Язма

1 Раббыны данлагыз! Әй күктәгеләр, Раббыны данлагыз, әй югарыдагылар, Раббыны данлагыз!

2 Раббыны данлагыз, әй Аның фәрештәләре, Раббыны данлагыз, әй Аның бар гаскәри көчләре!

3 Әй кояш, син дә, ай, Раббыны данлагыз, әй йолдыз вә яктырткычлар, Раббыны данлагыз!

4 Раббыны данлагыз, күкләрнең күкләре вә күкләр өстендәге сулар!

5 Аларның һәркайсы Раббы исемен данласын, чөнки алар Раббы боерыгы белән барлыкка килде.

6 Аларның барысын Ул мәңгелеккә үз урыннарына урнаштырды, һәм шул тәртип һичкайчан үзгәрмәс.

7 Раббыны данлагыз, әй җир йөзендәгеләр, диңгездәге җанварлар, төпсез чоңгыллар,

8 яшен-ялкыннар, боз бөртекләре, төтен-болытлар, Раббы сүзен гамәлгә ашыручы давыллы җилләр,

9 барлык таулар һәм калкулыклар, барлык җимеш вә эрбет агачлары,

10 киек-җәнлек вә терлек-хайваннарның һәр төре, сөйрәлүчеләр вә канатлы кошлар,

11 җир йөзенең патшалары, барлык халыклар, бөтен хөкем ияләре, түрә-башлыклар,

12 егетләр һәм кызлар, картлар һәм балалар –

13 барыгыз да Раббы исемен данлагыз! Чөнки Аның исеме биектән дә биектәдер, Аның шөһрәте җир вә күкләрдән өстендер!

14 Раббы Үзенә якын булган Исраил угылларын, Үзенең барлык тугрыларын данга күмде, Үзенең халкын көчле-кодрәтле итте! Раббыны данлагыз!

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan