Зәбур 146 - Изге Язма1 Раббыны данлагыз! Аллабызга мәдхияләр җырлау – яхшы эштер! Никадәр ләззәтле вә килешледер Аны мактау! 2 Раббы Иерусалимне яңадан төзи, сөрелгән Исраил халкын җыеп ала; 3 яралы күңелләрне савыктыра, аларның яра-җәрәхәтләрен бәйли. 4 Йолдызларны хисапта тота Ул, аларның һәркайсына исеме белән дәшә. 5 Бөектер Хуҗа-Хакимебез вә бик кодрәтледер, гакылының чиге юктыр! 6 Раббы мазлумнарны югары күтәрә, яман бәндәләрне исә түбән төшерә. 7 Раббыга рәхмәт җырлары багышлагыз, гөслә кылларын чиртеп, Аллабызга мәдхияләр җырлагыз! 8 Улдыр күкләрне болытлар белән каплаучы, җир өстенә яңгырлар яудыручы, тау битләрендә үлән үстерүче. 9 Хайваннарга азыкны Ул бирә, җим сораган карга балаларын Ул ашата. 10 Атның зур көченә дә, кеше аягының йөгереклегенә дә Раббының исе китмәс. 11 Ул фәкать Үзеннән куркучыларга, мәрхәмәтенә өмет баглаучыларга илтифатын күрсәтә. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia