Зәбур 143 - Изге Язма1 Раббыга – Кыяташыма мактау-шөкерләр! Кулларымны Ул сугышка, бармакларымны орышка өйрәтә. 2 Ул миңа Мәрхәмәт итүче, минем Ныгытмам вә Кальгам, Коткаручым вә Калканым! Мин Аңа сыенам, халкымны Ул миңа буйсындырып тота. 3 И Раббы, ни-нәрсә ул кеше токымы?! – Алай да Син аны кайгыртасың! Адәм нәселе ни-нәрсә ул?! – Алай да Син аңа игътибар итәсең! 4 Кеше гомере – исеп киткән җил кебектер, аның яшәү көннәре – юкка чыгып барган күләгә генә. 5 И Раббы, күкләрне авыштыр да түбән төш, тауларга кагыл – төтәсеннәр; 6 яшен яшьнәт – тарат дошманнарны, укларыңны ат – качып китсеннәр! 7 Югарыдан кулыңны суз да коткар мине, тирән су төпкеленнән чыгар, чит-ят угыллар кулыннан азат ит: 8 аларның авызы ялган чәчә, уң куллары алдашуга хезмәт итә. 9 И Раббым, Сиңа яңа бер җыр җырлармын, көен ун кыллы лирада уйнармын. 10 Патшаларны, колың Давытны дәһшәтле кылычтан коткаручы Син бит. 11 Коткар, азат ит мине чит-ят угыллар кулыннан! – Аларның авызы ялган чәчә, уң куллары алдашуга хезмәт итә. 12 Таза агачтай нык булсын безнең угылларыбыз, сарайны бизи торган баганалар күк сылу булсын кызларыбыз! 13 Амбарларыбызда муллык булсын, анда һәртөрле ашлык-нигъмәтләр тулып торсын; утлаудагы сарыкларыбыз меңнәрчә, ун меңнәрчә үрчем бирсен, 14 сыерларыбыз да гел буаз булсын; диварларыбыз җимерелмәсен, кешеләребез әсир төшмәсен, урамнарыбызда моң-зар ишетелмәсен! 15 Бәхетледер мондый тормышка ия булган халык! Бәхетледер Аллалары Раббы булган халык! |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia