Зәбур 142 - Изге Язма1 И Раббым, догамны ишет; Син тугры бит – ялваруыма колак сал, Син хактыр – миңа җавап бир! 2 Колың белән хөкемдә дәгъвалашма, чөнки тереләрдән һичкем Синең алда аклана алмас. 3 Дошманым мине куып җитте дә җиргә салып таптады, караңгыда яшәргә мәҗбүр итте, гүя мин күптәннән үлемен. 4 Шул сәбәпле рухым төкәнде, йөрәгемә шом оялады. 5 Үткәндәге көннәр турында уйландым, Синең гамәлләрең, кулларың башкарган эшләр турында фикер йөрттем. 6 Кулларымны Сиңа таба сузам, тәмам корышкан җир кебек Сиңа сусыймын. 7 Җавабыңны тиз бир, Раббым, рухым алҗыды минем; йөзеңне миннән читкә борма, мине үлем чокырына төшәр хәлдә калдырма! 8 Иртә таңда миңа мәрхәмәтең хакында ишеттер, чөнки бар өметем Синдә генә. Миңа йөрер юлымны ачып күрсәт, чөнки җаным Сиңа тапшырылган. 9 Дошманнар кулыннан коткар мине, чөнки бары Сиңа сыгынамын. 10 Өйрәт миңа ничек ихтыярыңны үтәргә, чөнки Син – минем Аллам! Игелекле Рухың мине тигез юлдан әйдәп барсын! 11 И Раббым, исемең хакына җанымны сакла, хаклыгың белән мине афәттән арала! 12 Мәрхәмәтең йөзеннән дошманнарымны кырып бетер, җаныма каныгучыларның берсен-бер калдырмый юк ит, чөнки мин – Синең колыңдыр! |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia