Зәбур 141 - Изге Язма1 Раббыга мин кычкырып дәшәм, ялварулы аваз салам. 2 Күңелем зарын Аңа ирештерәм, кайгы-сагышымны бәян итәм. 3 Рухым бик төшкән чакларда да Син минем юлымны белеп торасың. Мин йөргән сукмакларда яшерен аулар корылган иде. 4 Уңга борылып карадым да күз йөрттем: мине танып кабул итәр беркем юк; качып котылыр урын калмаган, инде мине кайгыртыр кем дә юк. 5 И Раббым, мин Сиңа эндәштем: «Син – минем сыену урыным, терекләр дөньясындагы өлешем!» – дидем. 6 Фөрьядыма колак сал, чөнки мин чарасыз калдым; эзәрлекләүчеләрдән коткар мине, чөнки алар миннән көчлерәк. 7 Җанымны тоткынлыктан йолып ал, һәм мин исемеңә рәхмәтләр укырмын. Миңа кылган игелекләреңә күрә тәкъва җаннар минем янга тупланыр. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia