Зәбур 140 - Изге Язма1 И Раббым, Сиңа дәшәм, минем янга ашык! Сине чакырып дәшкәндә, догаларым авазын колак биреп тыңла! 2 Догам – Синең хөрмәткә көйрәтелгән хуш исле сумала, Сиңа таба сузылган кулларым кичке корбан булып кабул кылынсын. 3 И Раббым, сак куй минем авызыма, иреннәремне ябарга капка кор. 4 Явызлыкка берегергә күңелемә ирек бирмә, бозыклар белән бергә яман гамәлләр кылудан сакла, алар ризыгыннан авыз иттермә. 5 Тәкъва кеше миңа сабак укытсын – мәрхәмәт күрсәтү кебек булыр бу; мине фаш итсен, ваз кичмәм – башыма зәйтүн мае сөртү кебек булыр бу. 6 Аларның башлыкларын кыядан тотып аткач, минем сүзләремдә хаклык барына инанырлар; 7 җир сөргәндә, кантарларын ватып тараткан кебек, аларның сөякләрен дә үлеләр аймагының авызына сибеп ташларлар. 8 И Хуҗа-Раббым, минем күзләрем Сиңа төбәлгән, мин Сиңа сыгынамын – җанымны һәлак иттермә. 9 Бозыклар җәйгән ау ятьмәсеннән, миңа куелган тозактан сакла. 10 Корган ауларына яманнар үзләре төшсеннәр, ә мин аны исән-имин үтәрмен. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia