Зәбур 139 - Изге Язма1 Җырчылар җитәкчесенә. Давытның мәдхиясе. 2 И Раббым, явыз кешеләрдән арала мине, залимнәр кулыннан коткар! 3 Аларның күңелләре явыз ният белән тулган, җәнҗал куптарып йөриләр һаман. 4 Елан кебек, телләрен үткенлиләр, күзлекле елан агуы сеңгән сүзләренә. 5 Сакла мине, Раббым, яман бәндә кулыннан! Мине егарга теләгән залим кулыннан коткар! 6 Тәкәбберләр яшерен ятьмә җәйделәр, ау җепләре суздылар мине тотмак булып, юлларыма тозак куйдылар. 7 Раббыга мин әйттем: «Минем Аллам – Син! Ишет дога-гозеремне, и Раббым!» – дидем. 8 И Хуҗа-Раббым, кодрәтле Коткаручым, сугыш көнендә Син башымнан каплап торасың. 9 Яманнарны Син, Раббы, максатларына ирештермә, хәйлә-мәкерләре уңышка очрамасын иде баш калкыткан чакларында! 10 Мине сырып алганнарның авызларыннан түгелгән явызлыклары үз башына төшсен, 11 өсләренә утлы күмер яусын, ут-ялкын эченә, чокыр төбенә атылсыннар, бүтән баш калкытыр булмасыннар! 12 Явыз телле адәм җир йөзендә ныгый алмасын, залимнең явызлыгы аның үзен һәлакәткә илтсен! 13 Беләм ки, мазлумның дәгъвасын Раббы хәл итәр, гаделлекне дә юксылларга Ул кайтарыр. 14 Әйе, тәкъвалар Синең исемеңә рәхмәт укырлар, саф җанлылар Синең күз алдыңда йөрерләр. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia