Зәбур 134 - Изге Язма1-2 Раббыны данлагыз! Әй сезләр, Раббы коллары, Аның йортында, Аллабызның ихатасында торучылар, Раббы исемен данлагыз! 3 Раббыны данлагыз, чөнки Ул игелекле, исеменә мәдхияләр җырлагыз, чөнки татлы эштер бу! 4 Раббы Үзенә Ягъкуб токымын сайлады, Исраилне Үзенең биләмәсе итте. 5 Мин беләм: Раббы бөектер, Хуҗа-Хакимебез бар илаһлардан югарыдыр! 6 Раббы ни тели, шуны эшли күктә вә җирдә, диңгезләрдә вә барлык тирәнлекләрдә. 7 Җир йөзенең һәр тарафында Ул болыт хасил итәр, яңгыр яуганда, яшенен яшьнәтер, саклыкханәсеннән җилләр истерер. 8 Мисырда Ул адәм затының һәм терлекләрнең беренче балаларын үлемгә дучар итте. 9 Әй Мисыр, синең җиреңдә Ул, фиргавенне һәм аның колларын җәзалап, галәмәтләр вә могҗизалар кылды. 10 Байтак халыкларны кырды Ул, кодрәтле патшаларны орып салды: 11 амориләр патшасы Сихонны, Башан патшасы Огны, барлык Кәнган патшаларын. 12 Җирләрен биләмә, әйе, биләмә итеп Үз халкы Исраилгә бирде. 13 И Раббы, исемең Синең мәңгелек, даның буыннан-буыннарга күчешледер! 14 Раббы Үз халкын хаклы чыгарыр, Үз колларына миһербанлык күрсәтер. 15 Мәҗүсиләрнең көмеш вә алтын потлары – кеше кулы ясаган әйбер: 16 авызлары булса да, сөйләшмәсләр, күзләре булса да, күрмәсләр, 17 колаклары булса да, ишетмәсләр, тын-сулышсыздыр алар. 18 Мондый потларны ясаган, аларга өмет баглаган һәр кеше шул җансыз потлар кебек булыр! 19 Әй Исраил йорты, Раббыга мактау-шөкерләр яудыр! Әй Һарун токымы, Раббыга мактау-шөкерләр яудыр! 20 Әй Леви токымы, Раббыга мактау-шөкерләр яудыр! Раббыдан куркып, Аны хөрмәт итүчеләр, Раббыга мактау-шөкерләр яудырыгыз! 21 Торак урыны Иерусалимдә булган Сион Раббысына мактау-шөкерләр яусын! Раббыны данлагыз! |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia