Зәбур 128 - Изге Язма1 Яшь чагымнан бирле миңа күп ябырылдылар, (инде Исраил халкы үзе әйтсен), 2 яшь чагымнан бирле миңа күп ябырылдылар, әмма менә җиңә алмадылар. 3 Аркам өстендә игенчеләр җир сөрде, озын-озын буразналар ясап калдырды. 4 Әмма Раббы гадел: яманнар салган богауны өзеп ташлады. 5 Сионны өнәмәгән һәркайсы, хур калып, артка чигенсен! 6 Йорт түбәсендә тамыр җибәреп, үсеп өлгергәнче корый торган үләнгә әверелсен; 7 уракчы андый үлән белән учын тутырмас, көлтәче аны кочагына бәйләп салмас. 8 Узып баручы: «Раббының мөбарәк фатихасы сезнең белән булсын!» – димәс, «Раббы исеме белән сезне фатихалыйбыз!» – дигән җавап ишетелмәс. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia