Зәбур 12 - Изге Язма1 Җырчылар җитәкчесенә. Давытның мәдхиясе. 2 Кайчанга кадәр, и Раббым, мәңгегәме мине онытырсың, йөзеңне миннән яшерерсең? 3 Кайчанга кадәр җаным өзгәләнер, көн-төн йөрәгем сыкрар? Минем өстән дошманымның мыскыллавы кайчангача дәвам итәр икән? 4 Хәлемә кер, җавап бир, Раббы Аллам! Күзләремне нурлы ит! Үлем йокысына китеп бармагаем. 5 «Җиңдек үзен!» – дип, сыгылып төшкәнемә куанмаса иде дошманнарым. 6 Синең мәрхәмәтеңә өмет итәм, Раббым; мине коткарып йөрәгемне сөендерче! «Ул миңа игелек күрсәтте!» – дип, Мин Сиңа дан җырлармын. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia