Зәбур 110 - Изге Язма1 Раббыны данлагыз! Саф күңелле инсаннар киңәшмәсендә, халык җыенында, и Раббым, бөтен йөрәгемнән Сиңа рәхмәтләр укырмын! 2 Бөектер эш-гамәлләре Раббының! Кем аларга сокланып карый, шул аларның асылына төшенергә тырыша. 3 Гамәлләре Аның данлыклы вә мәһабәтле, тугрылыгы Аның мәңге бетәчәк түгел. 4 Онытылмас могҗизалар эшләде Раббы; Ул кызганучан вә шәфкатьле, 5 Аңардан курыккан, Аны хөрмәт иткәннәргә ашар ризык насыйп итә Ул, Үзенең Килешүен истә тота. 6 Үз халкына чит кавемнәр җирен тапшырып, Ул аңа көч-кодрәтен күрсәтте. 7 Аның кулы эшләгән һәр гамәл туры вә гадел, әмер-боерыклары ышанычлы, 8 мәңгелеккә дип расланган, тугрылык белән гаделлеккә нигезләнгән. 9 Ул Үз халкына котылу китерде, аның белән мәңгелеккә килешү беркетте. Аның исеме мөкатдәс вә дәһшәтледер! 10 Зирәклекнең башы, Раббыдан куркып, Аны хөрмәт итүдәдер. Аның әмерләрен үтәүче чын акыл иясе булыр. Раббыга мәңге-мәңге мактау сүзләре яңгырасын! |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia