Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Зәбур 108 - Изге Язма

1 И Аллаһы, Сиңадыр мактау сүзләрем! Җавапсыз калма!

2 Чөнки яманнар, мәкерлеләр миңа каршы авызларын ачтылар, минем өскә ялган яудыралар.

3 Нәфрәт тулы сүзләре чолгап алды мине, миңа каршы сәбәпсез сугыш ачтылар.

4 Яхшы мөнәсәбәтемә каршы миңа яла ягалар, ә мин һаман догадамын.

5 Яхшылыгыма – явызлык, дуслыгыма нәфрәт белән җавап кайтаралар,

6 минем турыда әйтәләр: «Раббы аны яман бер адәм кулына тапшырсын, уң ягында аның яла ягучы утырсын,

7 мәхкәмәдә ул гаепле дип табылсын, догасы гөнаһ булып саналсын! – диләр. –

8 Гомер еллары кыскарсын, үтәгән вазифасын башка берәү алсын!

9 Балалары – ятим, хатыны тол калсын!

10 Угыллары, җимерек өйләреннән куылып, чит җирләрдә теләнеп йөрсен! – диләр. –

11 Булган бар мөлкәтен рибачы тартып алсын, хезмәте белән тапканын читләр талап бетерсен!

12 Мәрхәмәт күрсәтүче дә, ятимнәрен кызганучы да табылмасын!

13 Токымы-нәселе корысын, исеме бер буында ук хәтердән җуелсын! – диләр. –

14 Ата-бабаларының гөнаһларын Раббы гел истә тотсын, анасының гөнаһларын да онытмасын –

15 гөнаһлары һәрчак Раббының күз алдында булсын, ә үзләре турындагы хатирәне Раббы җир йөзеннән себереп түксен! – диләр. –

16 Рәхим-шәфкать күрсәтүне ул адәм уена да алмады бит, күңеле рәнҗетелгән кешеләрне, мазлум вә фәкыйрь-юксылларны эзәрлекләп, аларны харап итәргә тырышты.

17 Каргау-каһәрләүне үз итте ул – каһәре аның үз башына төшсен! Хәер-фатиха бирергә теләмәде – фатихадан мәхрүм ителсен!

18 Каргау-каһәрләү аның өс киеме булсын, су кебек эченә керсен, зәйтүн мае кебек сөякләренә сеңсен!

19 Әйдә, өстенә кигән киеме булсын ул аңа, билен бәйли торган бер пута булсын!» – диләр.

20 Миңа яла ягучыларга, явыз сүзләр белән җанымны әрнетүчеләргә Раббыдан җәза нәкъ үзләре әйткәнчә булсын!

21 Ә Син, Хуҗа-Раббым, мөкатдәс исемең хакына, Үз исемең хакына миңа ярдәм ит, мәрхәмәтең, игелегең хакына коткар мине!

22 Мин бичара бер мазлум вә фәкыйрьмен, эчемдә йөрәгем яралы минем.

23 Эреп югала барган күләгә кебек мин юкка чыгам; мине, чикерткәдәй, селкеп төшерделәр.

24 Ураза тотып, тезләрем хәлсезләнде, мае бетеп, бәдәнем сулыкты.

25 Кеше көлкесенә калган бер зат булдым, мине күрделәр исә, башларын чайкыйлар.

26 И Раббы Аллам, ярдәм ит, мәрхәмәтең хакына коткар мине!

27 Белсеннәр бу эштә Синең кулың уйнаганны, моны бары Син, Раббым, эшләгәнне!

28 Алар ләгънәтләсен, ә Син мине мөбарәк кыл! Миңа баш калкытучылар рисвай булсыннар, ә минем күңелгә – колың күңеленә – сөенечләр тулсын!

29 Миңа яла ягучылар мәсхәрәгә уралсыннар, кием итеп хурлыкка төренсеннәр!

30 Мин Раббыга чиксез рәхмәтләр яудырырмын, халык арасында Аны данлармын,

31 чөнки Ул – фәкыйрь-юксылның уң ягында торучы, аны гаепләүчеләрдән аралаучы.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan