Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Зәбур 103 - Изге Язма

1 Әй күңелем, Раббыга мактау-шөкерләр яудыр! И Раббы Аллам, Син искиткеч бөексең! Син шөһрәт вә мәһабәтлеккә уралгансың,

2 кием кигәндәй нурга төренгәнсең, күкләрне пәрдә итеп киергәнсең,

3 өеңне күктәге сулар өстенә корып куйгансың; болытларны Үзеңә арба итеп җил канатларында гизеп йөрисең;

4 җилләр – Синең чапкын-хәбәрчеләрең, ут-яшеннәр – хезмәтчеләрең.

5 Җир йөзен Син, нык нигезгә урнаштырып, мәңге-мәңге какшамас иткәнсең,

6 аны төпсез диңгез эченә төреп куйгансың; сулар тау түбәләреннән дә югары булган.

7 Синең җикерүеңнән сулар кача башлаган, күкрәгән тавышыңнан кабаланып ашыккан,

8 таулар өстеннән үзәннәргә омтылып, Син билгеләгән урыннарга агып төшкән.

9 Җир йөзен янә тоташтан каплап алмасын дип, Син аларга чик-киртә куйгансың.

10 Чишмәләрне Син агым сулар итәсең, таулар арасыннан агызып җибәрәсең.

11 Су барлык кыр җәнлекләрен тәэмин итә, барлык кыргый ишәкләрнең сусынын баса.

12 Су янында күк кошлары оя кора, әрәмәлекләрдән кош сайраган авазлар ишетелә.

13 Син биектән торып тауларны сугарасың, җимешләрең белән җир өстен тутырасың.

14 Хайваннар өчен – үлән, кешеләр ихтыяҗы өчен яшеллекләр үстерәсең, туфракта азык-төлек үсемлекләре иктереп.

15 Кешеләргә күңелләрне ача-сөендерә торган шәраб, йөзләрне ялтырата торган зәйтүн мае, көч-дәрманны арттыра торган икмәк җитештерәсең.

16 Раббы Үзе утырткан агачлар – Ливан эрбетләре – суга туенып үсә.

17 Кошлар – эрбет ботакларында, ләкләк – нарат башында оя кора.

18 Биек таулар – кыргый кәҗәләр биләмәсе, кыялар – кушаякларның сыену урыны.

19 Вакыт күрсәтер өчен, Син айны яраткансың, кояш та үзенең баер чагын яхшы белә.

20 Караңгы өртеп, Син төн ясыйсың да барлык урман җәнлекләрен аякка бастырасың:

21 яшь арысланнар үкереп ауга чыга, Аллаһы җибәргән азыкны эзли.

22 Офыкта кояш кызыллыгы күрендеме, алар җыйнаулашып өннәренә кереп яталар.

23 Кеше исә үзенең хезмәтен башкарырга китә, кичке караңгыга чаклы эштә була.

24 И Раббы, Синең эш-гамәлләрең төрледән-төрледер! Һәр нәрсәдә зирәклегең балкый, җир йөзе Синең иҗатың белән тулы.

25 Диңгезгә баксаң, очы-кырые күренми, суда кайнашкан олы-кече җан ияләре бихисаптыр.

26 Аның өстендә көймә-кораблар йөзә; суда уйнаклап йөзеп йөрсен дип, Син бар иткән Ливьятан да шунда.

27 Вакытында ашарга бирерсең дип, барысы да Синнән ризык көтә.

28 Бирсәң, кабул итәләр, ашыйлар, кулыңны ачсаң, тук булалар.

29 Йөзеңне яшергәндә, хафага калалар, Син сулышларын өзгәндә, үлеп туфракка әйләнәләр.

30 Сулышыңны өргәндә исә дөньяга туалар – җир йөзен Син шулай яңартасың.

31 Раббының дан-шөһрәте мәңгелек булсын! Куансын Раббы Үзенең эш-гамәлләре белән!

32 Ул күзен бакканда, җир йөзе тетри, тауларга кагылса, алардан төтен күтәрелә.

33 Гомерем буе Раббыга җырлармын, терек чагымда Аңа мәдхияләр яудырырмын.

34 Догалы уйларым Аңа хуш күренсен, сөенечләрем Раббыдан килсен!

35 Югалсын җир йөзеннән гөнаһлылар, яманнарның эзе калмасын! Әй күңелем, Раббыга мактау-шөкерләр яудыр! Раббыны данлагыз!

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan