Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Зәбур 101 - Изге Язма

1 Раббы алдында хәсрәтен сөйләп эчен бушаткан мазлумның догасы.

2 И Раббым, догамны ишет, ялваруларым Сиңа ирешсен!

3 Кайгылы көнемдә йөзеңне миннән яшермә! Сүзләремә колак сал, җавабыңны тиз – Сиңа дәшкән көнне үк бир!

4 Гомер көннәрем төтендәй таралып югала бара, сөякләрем кисәү агачыдай кызып яна.

5 Йөрәгем, кыйналып, үлән кебек корыды, тамагыма ризык алырга онытам хәтта.

6 Инәлүләрем ачысыннан сөякләрем тирегә ябышты.

7 Сусыз чүлдәге байгышка охшап калдым, хәрабәләр арасында яшәгән ябалакка әйләндем.

8 Күземә йокы керми, түбәдә утырган ялгыз кош кебекмен.

9 Дошманнарым һәркөн мине мыскыл итә, мине хурлаучылар исемемә ләгънәт укый.

10 Икмәк урынына көл ашап туенам, күз яше белән катыш су эчәм.

11 Болар барысы Синең ачу-дәһшәтеңнән булды, чөнки Син мине күтәреп алып читкә ыргыттың.

12 Көннәрем юкка чыга торган кичке күләгә кебек, үлән сыман шиңә-сула барам.

13 Син бит, Раббы, әзәлдән үк барсың, даның буыннан-буынга күчеп киләдер.

14 Кузгалып, Сионга рәхим-шәфкатеңне күндер, чөнки билгеләнгән вакыт – аңа миһербан күрсәтер вакытың җитте.

15 Синең колларың өчен аның ташлары кадерледер, хәрабәләренең көл-тузаны аларда кызгану хисе уята.

16 Ил халыклары – Раббының исеменнән, җир йөзе патшалары дан-шөһрәтеннән шүрләп торыр,

17 чөнки Раббы Сионны яңадан төзер, Үзенең шөһрәтен-данын күрсәтер.

18 Юксылларның догаларын ишетер-тыңлар, ялваруларына колак салмый калмас.

19 Болар барысы киләчәк буыннар өчен теркәлеп калыр, һәм алар Раббыга дан җырлар.

20-23 Чөнки тоткыннарның ыңгырашуын ишетер өчен, үлемгә хөкем ителгәннәрне коткарыр өчен, халыклар вә патшалыклар җыйналып Раббыга гыйбадәт кылганда, Раббы исеме Сионда яңгырап торсын өчен, Иерусалимдә Аңа мактаулар яусын өчен, Раббы изге биеклегеннән баккан, күкләрдән җир йөзенә карашын салган иде.

24 Тормыш юлымда Раббы мине хәлдән тайдырды, гомер көннәремне кыскартты.

25 Мин әйттем: «И Аллам, – дидем, – гомерем уртасында җаныма кул сузма! Синең елларың буыннан-буыннаргача!

26 Һәммәсеннән элек Син җирнең нигезләрен бар иттең, күкләр дә – Синең кулларыңның эше.

27 Алар бетәчәк, ә Син – мәңгелек! Алар кием-салым кебек тузып бетәчәк, Син аларны өс киемедәй алыштырачаксың, һәм шулай итеп алар юк булачак.

28 Әмма Син, Раббы, үзгәрешсез калачаксың, Синең гомер елларың беркайчан бетмәячәк!

29 Бәндәләрең угыллары иминлектә яши бирер, аларның нәселләре Синең алда нык торыр».

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan