Зәбур 100 - Изге Язма1 Мәрхәмәт вә гаделлегеңне көйгә салырмын, Сиңа мәдхия җырлармын, Раббым! 2 Гөнаһсыз юлларны үз итәрмен. Син кайчан килерсең икән минем яныма? Күңелем сафлыгында яшәрмен үз сараемда; 3 чирканыч нәрсәдән күзләрем ерак булыр. Кыңгыр эшләргә нәфрәтем көчле, андый эшләр миңа иш түгел. 4 Бозыклык күңелемнән ерак торыр, явызлыкны мин тирәмә якын китермәм. 5 Якынына астыртын яла ягучының авызын томалармын, өстән генә караучы тәкәбберне түзеп тормам. 6 Илдәге тугры кешеләр – менә шундыйлар минем күз уңымда, алар минем янда яшәячәк, гөнаһсыз юлда йөрүчеләр генә миңа хезмәт итәчәк. 7 Мәкерле бәндә минем өемдә утырмас, ялган сөйләүчене күз алдымда тотмам. 8 Илдәге яманнарны һәр иртәдә юк кылырмын, Раббы каласын барча бозыклардан арындырырмын. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia